Дмитрий Чернышенко һәм Алексей Песошин Россия Герое Леонид Поповка мемориаль такта ачтылар

30.08.2026

Бүген, Республика көнендә, Россия Герое, СССРның Атказанган штурман-сынаучысы, Казанда туган Леонид Поповка мемориаль такта ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Тактаны Леонид Попов 1957-1963 елларда укыган КНИТУ-КАИ бинасы фасадына урнаштырдылар.

Дмитрий Чернышенко татарстанлыларны Республика көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады. РФ Вице-премьеры Леонид Степанович Поповның казанышларын һәм рекордларын санап чыкты. Әйтик, легендар штурман-сынаучы совет кешеләре арасында беренче булып МиГе-31дә сәгатенә 3500 км тизлеккә ирешә, беренче тапкыр Төньяк полюсны истребительдә кичә һәм дистәләгән самолет, вертолетларны сынауларда һәм җиткерүдә катнаша, күп тапкыр кулланыла торган «Буран» космик корабының идарә итү системасын сынаучы була. 

"Леонид Степанович Попов күк йөзенә мөкиббән иде, бөтен көчен һәм җанын Ватан авиациясе үсешенә салды. Ә тагын ул авиаторларның тулы бер буынына яхшы остаз булды, яшьләргә үзенең бай тәҗрибәсен тапшырды. Безнең мемориалны монда ачуыбыз символик мәгънәгә ия, нәкъ менә Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университетында Леонид Степанович укуын тәмамлаган, монда остазлык традицияләрен изге итеп саклыйлар. Әлбәттә, без ул техник үсештә дә, остазлыкта да куйган планканы югары тотарга тиеш. Бүген югары уку йорты "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектында актив катнаша, "Приоритет-2030", "Алдынгы инженерлык мәктәпләре" кебек программаларның лидерларының берсе булып тора, авиация тармагы үсешенә дә, иң мөһиме, илебезнең технологик лидерлыгыбызга ирешүгә дә сизелерлек өлеш кертә. Бу безнең Президент Владимир Владимирович Путин куйган илкүләм максат", - диде Дмитрий Чернышенко.

Ул югары уку йортына һәм Татарстан Республикасына мемориаль такта ачулары өчен рәхмәт белдерде һәм студентларның һәрберсен чын герой, патриот һәм талантлы кеше Леонид Попов үрнәге рухландырачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Леонид Поповның самолетларның һәм вертолетларның 80нән артык төрен сынауда катнашуын, илнең оборона сәләтен ныгытуга ярдәм итүен ассызыклады.

"Бүген без Герой, батырлык һәм намуслы кешегә хөрмәт күрсәтәбез, аның тормышы илебез тарихының бер өлеше һәм горурлыгы булды. Аның эше югары квалификацияне генә түгел, ә үзебезнең авиация техникасын үстерү һәм камилләштерү өчен хәвеф-хәтәргә әзерлекне дә таләп итте. Леонид Степанович кебек кешеләрнең үрнәге яшь белгечләрне, безнең студентларны һәм чыгарылыш укучыларын һөнәри казанышларга һәм эшкә бирелгәнлеккә рухландырырга тиеш", - дип билгеләп үтте Алексей Песошин. 

Ачылышта шулай ук КНИТУ-КАИ ректоры Кирилл Охоткин һәм штурман-сынаучының кызы Надежда Попова чыгыш ясады. Ул әтисенең шулай ук актив басма эшчәнлеге алып баруын һәм университет белән элемтәдә торуын сөйләде. Китапларның берсен аның саклагыч гермошлемы һәм фотографиясе белән бергә югары уку йорты музеена тапшырдылар.

Соңыннан мемориаль тактага чәчәкләр салынды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.