2009 елда Татарстан “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән закон кысаларында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасының республика тарафыннан финанслану күләмен киметергә җыенмый

26.12.2008

Федераль үзәк мөмкинлек бирүгә карамастан, Татарстан Республикасы 2009 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасының республика тарафыннан финанслану күләмен киметергә җыенмый.
Бу турыда бүген Казанда Торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин катнашында “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” 185 нче номерлы федераль законны тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасында торак тапшыру мәсьәләләре буенча узган киңәйтелгән киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында, республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Шуны да искәртик: 2009 елда Россия Федерациясе субъектларының бюджетларында табышларның кимүе фаразлануга карамастан, Россия Федерациясе Дәүләт думасында ике укылышта кайбер программаларны өлешчә финанслауның минималь күләмен билгеләү тәртибен үзгәртергә тәкъдим итә торган закон проекты каралды инде (чыгымнарны өлешчә финанслауның минималь күләмен Россия Федерациясе субъектларының бюджетлары һәм җирле бюджетлар акчасына киметүне күздә тота).
Бүген киңәйтелгән утырышта Татарстан җитәкчелегенең 2009 елда “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән законны гамәлгә ашыру кысаларында республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган 9,7 млрд. сум гомуми күләмдәге акчаны торак йортларга капиталь ремонт ясауны финанслауда ярдәм итүгә бирү турындагы карары әйтелде, шул исәптән 4,71 млрд. сум – Фондтан, 3,45 млрд. сум – республика бюджетыннан, 1,1 млрд. сум җирле бюджетлардан бирелә һәм 486 млн. сум – торак хуҗаларының акчасы.
Капремонт программасы кысаларында 2009 елга 7,9 млн.кв.м. гомуми мәйдандагы 2 мең 344 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Журналистларга Татарстанның бу карары турында аңлатма биреп, Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин болай диде: “Бу – республика ясаган иң кыю адым, чөнки Россия Хөкүмәтендә уйланылган планнарның ничек үтәләчәген алдан белеп булмый”. Аның сүзләренә караганда, бу карар илебезнең Конституциясенә кертелгән социаль юнәлешнең өстен булуын тагын бер тапкыр дәлилли.
“Мин капремонт программасы үтәлер һәм тулысынча үтәлер дип өметләнәм”, - диде Константин Цицин. Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанның капремонт программасын тормышка ашыруга 2009 елның гыйнвар-февралендә үк финанслауны алу мөмкинлекләре зур булуын әйтте.
“Без хәзер республиканың Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фондына биргән гаризасын карыйбыз, - диде Цицин әфәнде. – 2009 елга финанслау алу өчен кирәкле бер шарт бар, бу – инде башкарылган эшкә хисап бирү. Әгәр боларның барысы да килеп чыкса, гыйнварда финанслауны ачу мөмкин булачак”.
Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе хәзер, Россия Дәүләт думасы тарафыннан өченче укылышта кайбер федераль программаларның чыгымнарын өлешчә финанслауның минималь күләмен Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары исәбенә киметү турындагы закон проекты кабул ителгәннән соң, күпчелек төбәкләрнең, һичшиксез, финанслауда үз өлешләрен киметү тәкъдименнән файдаланачакларын әйтте.
“Әлбәттә, төбәкләрнең керем базасы төрле, һәм мин авыр вакыт көтелүен аңлыйм, - диде Константин Цицин. – Беренче чиратта, бу мөмкинлектән дотацияле төбәкләр файдаланачак. Россия Дәүләт думасында законга төзәтмәләр кертелгәндә, бер генә мәсьәлә бар иде – бу капиталь ремонтның гомуми күләмен киметә. Ләкин федерация субъектларына бурычларны үтәү авыр булачагын, һәм бу законның өченче укылышта узачагын барысы да аңлый”.
Үз чиратында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, журналистларның сорауларына җавап биреп, бүген кешеләрдә йортларына капиталь ремонт ясалачагына ышаныч барлыкка килүен әйтте. “Бу – озак еллар каралмый яткан проблема, - диде Минтимер Шәймиев, капремонтның комплекслы рәвештә (йорт хуҗалары фактик чыгымнар буенча гына түләсен өчен, исәпләү приборларын урнаштырып) ясалуы мөһим”.
Татарстан башлыгы сүзләренә караганда, күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт ясау торакны капитальләштерүне арттыра, һәм моны гражданнарга аңлатырга кирәк. Моннан тыш, капремонт ясау кысаларында федераль һәм төбәк бюджетларыннан акча бүлеп бирү торак-коммуналь хуҗалык тармагында киләчәктәге үзгәртеп коруларга юл ача.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте