6 ай йомгаклары буенча АСКда җитештерү күрсәткечләре турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Башта министр кыскача гына кыр эшләренең барышы турында хәбәр итте. Бүгенгә 727 мең га бөртекле культуралар суктырылган - планнан 66%. 2 млн 656 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 36,5 ц/га. Шикәр чөгендерен казый һәм эшкәртә башлаганнар. Барысы 53 мең га чөгендер чыгарасы бар. Көзге культураларны чәчү һәм туфракны төп эшкәртү дәвам итә. 170 мең га көзге культуралар чәчелгән һәм 305 мең га туңга сөрелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча АСКда җитештерү күрсәткечләре нигездә терлекчелек тармагы буенча, гомумән алганда алар уңай. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 127 млрд сумнан артып киткән, җитештерү индексы - узган елга карата 101,7%.
Быел үсеш планы - база 2021 елга карата 133%. Яртыеллык йомгаклары буенча факттагы күрсәткеч 7%тан артыгракка арттырып үтәлгән һәм 140%тан артып киткән. Республика масштабында үсешнең һәр проценты - 4 млрд сум тирәсе өстәмә продукция.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең салым бурычы узган елга карата 107 млн сумга кимегән. Эш алга таба да дәвам итәчәк.
Сөт продукциясе экспорты 23%ка арткан. Шул ук вакытта сөт сывороткасын җибәрү, былтыргы белән чагыштырганда, 2,5 тапкырга арткан. Өч сөт заводын аккредитацияләү эше төгәлләнгән, бу БДБ һәм ЕАЭС илләренә, шулай ук Якын Көнчыгыш, Африка һәм Азия базарларына продукция илеп җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.
Сөткә бәяләр диспаритет булуга карамастан, терлекчелектә инвестиция активлыгы саклана. Быел 5 мең башка исәпләнгән 6 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Ел ахырына кадәр гомуми куәте 9 мең баш булган тагын 12 проект үсеш ноктасы булачак. Капитал салулар суммасы 7,5 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, беренче яртыеллык йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 15 млрд сум дип бәяләнә - узган ел дәрәҗәсендә.