Татарстанда мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында барлык эшләр башкарылган

28.08.2026

Социаль объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программалары тулысынча төгәлләнгән. Яңарту дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында барган. 170 мәгариф объекты исәбенә 61 мәктәп һәм 2 балалар йорты, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 8 ресурс үзәге һәм 8 урта махсус уку йортының тулай торагы кергән. Узган ике атнада гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча программа чаралары төгәлләнгән - хисап чорында 6 муниципаль районда алты объект тапшырылган; Саба һәм Зәй районнарында мәктәп азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча - ике объект тапшырылган; Саба районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча - соңгы объект тәмамланган; ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча - Зеленододльск районында; тулай торак биналарын ремонтлау буенча-хисап чорында Түбән Кама районында соңгы объект тапшырылган.

"Мәгариф өлкәсендәге барлык программаларны вакытында тәмамлау - белгечләрнең, подряд оешмаларының, юнәлеш ведомстволарының һәм муниципалитетларның җаваплы һәм бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән әһәмиятле нәтиҗә. Программаларны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә югары профессионализм, чыдамлык һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерәм", - дип мөрәҗәгать итте министр киңәшмәдә катнашучыларга.

«Сәламәтлек саклау" тармагы программаларына быел 96 объект керә. Стационар биналарын ремонтлау эшләре 89%ка башкарылган. Узган ике атнада Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Тәтеш, Чирмешән һәм Минзәлә районнарында биш объект буенча эшләр төгәлләнгән. Поликлиникаларны капиталь ремонтлау 79%ка башкарылган.

Яшьләр сәясәте тармагы буенча быел 24 объект ремонтланачак. Психологик-педагогик ярдәм биналарын ремонтлау эшендә Балтач районында урнашкан соңгы объект кала. Аның буенча 52%ка үтәлгән. Узган ярты айда Аксубай һәм Саба районнарында ике объект төзелеп беткән. Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча план күләменең 96%ы тәмамланган. Хисап чорында Югары Ослан районындагы объект төгәлләнгән.

«Мәдәният» тармагы буенча быел 38 объект гамәлгә ашырыла. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт эшләре 81%ка башкарылган. Балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлау буенча башкарылган эшләр 75% тәшкил итә. Узган ике атнада Аксубай районындагы объект төгәлләнгән. Тармакның башка 12 учреждениесендә капиталь ремонт 74%ка үтәлгән. Узган ярты айда Биектау, Әтнә һәм Кукмара районнарында өч объект төзелеп беткән.

Спорт министрлыгы белән берлектә 25 объектны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Эшләр 84%ка башкарылган. Узган ике атнада 6 муниципалитетта алты объект төзелеп беткән.

«Экология» тармагы буенча 25 объект гамәлгә ашырыла. Алар буенча үтәлеш 94% тәшкил итә. Хисап чорында Кукмара районындагы объектта эшләр төгәлләнгән.

Җәмәгать судьялары биналарын капиталь ремонтлау буенча үтәлеш 97% дип бәяләнә. Узган ярты айда өч объект төгәлләнгән: берсе Сарман районында, икесе Казан шәһәрендә.

Янгын депосы биналары 90%ка ремонтланган.  Хисап чорында өч объект төгәлләнгән: берсе Зеленодольск районында һәм икесе Казан шәһәрендә.

Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 55%ка башкарылган.

Росгвардия карамагындагы биналарга капиталь ремонт ясау буенча Казанда урнашкан объектта эшләр дәвам итә. Аның буенча үтәлеш 95% тәшкил итә. Хәрби комиссариатлар биналарына капиталь ремонт 99%ка башкарылган.

Агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йорт ремонтланачак. Шулай ук әлеге программа кысаларында 6 муниципалитеттагы 57 торак йортта 126 лифт алмаштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 38 муниципаль берәмлектә 454 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла. 264 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, шулардан узган ике атнада 18 муниципалитетта 63 торак объектта. Программа буенча гомуми үтәлеш 83% тәшкил итә.

Марат Айзатуллин җылы бирү чорына әзерлек турында аерым сөйләде. Бүгенге көндә республикада объектларның гомуми әзерлеге 94% тәшкил итә. Торак фонды буенча әзерлек паспортлары 73%ка рәсмиләштерелгән. 4 мең 958 йортта эштләр бара. Котельныйларның әзерлеге 98% тәшкил итә. 19 муниципаль берәмлектә 65 объектта эшләр дәвам итә. 25 муниципаль районда эшләр төгәлләнгән. Мәгариф өлкәсендә 3 мең 74 объект әзер, бу 98% тәшкил итә. 13 районда 54 объектта эшләр бара. Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның 99% әзер. 8 муниципалитетта 11 объектта эшләр дәвам итә.

«Мәдәният» тармагы объектлары буенча 11 районда 26 объектта эшләр бара. Әзерлек 99% тәшкил итә. Социаль яклау объектлары буенча 157 объект әзер, үтәлеш 98% тәшкил итә. Спорт объектлары буенча 285 объект әзер, үтәлеш 96% тәшкил итә. 6 муниципалитетта эшләр төгәлләнмәгән. Яшьләр сәясәте өлкәсендә 101 объект төгәлләнгән, бу 89% тәшкил итә. 6 муниципаль берәмлектә 13 объектта эшләр бара.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.