Рөстәм Миңнеханов: Республика көне Татарстанда туган һәм яшәгән барлык буыннарны берләштерә

28.08.2026

30 августта татарстанлылар төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен - Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу истәлекле көн республикада туган һәм яшәүчеләрнең барлык буыннарын берләштерә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында узачак. Социаль өлкәнең, юл һәм коммуналь инфраструктураның яңа һәм модернизацияләнгән объектлары, җәмәгать пространстволары ачылачак. Ветераннарны, хезмәтчәннәрне, атказанган эшлеклеләрне, Мактау тактасы лауреатларын һәм Ватанны саклаучыларны котлау булачак. Иҗат коллективларының чыгышлары оештырылачак.

"Оештыручыларга, шәһәр һәм район башлыкларына бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Хокук саклау органнары белән бергә барлык иминлек чараларын да күз алдында тотарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.