Татарстан Рәисе Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

28.08.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашты. Чарада шулай ук халыкара оешмалар вәкилләре катнашты: ИХО яшьләр форумы, ИСЕСКО, КОМСТЕХ, ЮНА. Киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга республикага игътибарлары һәм Россиянең ислам дөньясы илләре белән гуманитар хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде. Сезнең ярдәм белән без 5 мәртәбә Казан глобаль яшьләр саммитын уздырабыз, диде республика Рәисе.

Быел ул 26-30 август көннәрендә уза. Анда 52 илдән 250дән артык делегат катнаша.
 Шунысы куанычлы, саммитка Көньяк Америка һәм Африка дәүләтләре, шулай ук БРИКС+ һәм АСЕАН составындагы илләр зур кызыксыну күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Узган ел әлеге чара федераль мәйданчык статусын алды һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эгидасы астында саммитның төп программасы белән параллель рәвештә «Сәләт» хәрәкәте базасында балалар лагере уздырыла.

«Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге безгә мондый халыкара балалар сменаларын үткәрүдә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Бу эшкә балаларга грантлар белән ярдәм итеп, фондлар да кушыла алыр иде, дип саныйбыз. Бу зур социаль нәтиҗәгә ия. Үзебезнең яктан сыйфатлы, имин һәм кызыклы ял оештырырга әзер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул бүген Россия һәм ИХО илләре өчен традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләсенең аеруча кискен торуына игътибар итте. Уртак гуманитар инициативаларны алга таба да үстерергә кирәк.

"Без Бөтендөнья ислам оешмасы җитәкчелегенең Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Казанда ИСЕСКО үзәген булдыру турындагы тәкъдимен хуплыйбыз. Бу вакыйга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы елының әһәмиятле мирасы булачак. Һәм илгә бай тарихыбыз, мәдәниятебез һәм традицияләребез белән активрак танышырга, шулай ук уртак иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ИСЕСКО җитәкчелегенә 2026 елда Казанны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы сыйфатында номинацияләгән өчен рәхмәт белдерде.

"Ышанам ки, бу шулай ук фәнни-техник хезмәттәшлек буенча даими комитет һәм ИХО мәгълүмат агентлыклары берлеге белән хезмәттәшлеккә өстәмә этәргеч бирәчәк".

Саммит кысаларында Рөстәм Миңнеханов фәнни өлкәдә һәм Россия һәм ислам илләренең медиа-ресурсларын уртак мәгълүмати чакырулар алдыннан берләштерү өлешендә партнерлыкны ныгыту буенча киләчәк планнар турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан саммитны оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. "Татарстан ярдәмендә Россия Ислам дөньясының бер өлешенә әверелде. Без бу өлкәдә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эзлекле эш алып баруны күрәбез. Безнең өчен Саммит - киләчәк хезмәттәшлекне көчәйтү өчен платформа. Практик нәтиҗәләргә өметләнәбез", - дип сөйләде Таха Айхан.

Ахырда Рөстәм Миңнехановка Медиа Дипломатия медален тапшырдылар. Ул ислам дөньясында һәм халыкара киңлектә медиа-хезмәттәшлекне үстерүгә, шулай ук халыклар арасында үзара ихтирам һәм тату яшәү кыйммәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүен тану билгесе буларак бирелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.