Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча Беренче бердәм чемпионатның икенче этабында катнашучыларны сәламләде

28.08.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча беренче бердәм чемпионатның икенче этабын ачу тантанасында катнашты. Чара Лаеш районының Караеш авылында узды. Республика Рәисен ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде. Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына пилотсыз технологияләр буенча Беренче бердәм чемпионат «Өч стихия» лигасы форматында уздырыла һәм заманча технологик һәм инженер-техник дисциплиналарны берләштерә. Бу дроннар узышы, авиамодель спорты, радиоидарәле яхталар узышы, җир өсте робототехника комплекслары марафоны. Чемпионатта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген пилотсыз һәм автоном технологияләр бик тиз үсә һәм тормышның төрле өлкәләрендә кулланыла. "Татарстан өчен бу юнәлеш аерым әһәмияткә ия. Республикада эзлекле рәвештә пилотсыз һәм автоном системаларның тулы экосистемасы төзелә. Бу өлкәдә 50дән артык предприятие эшли инде", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Ул Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Пилотсыз авиация системалары» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында КНИТУ-КАИ базасында БАС фәнни-җитештерү үзәге төзелгән. Республика Рәисе сүзләренчә, эшне яшьләрне әзерләүдән башлау мөһим.

Бүген Татарстанның 18 мәктәбендә пилотсыз системалар буенча махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылган, аларда 2 меңгә якын укучы белем ала. Шулай ук авиамодельләштерү буенча 26 түгәрәк эшли. 6 һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программалар алып барыла. Пилотсыз авиасистемалар буенча модульләр республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары: КНИТУ-КАИ, Иннополис Университеты, КДАУ, КФУ, КДЭУ программаларына кертелгән. Мондый ярышлар безнең илдә беренче мәртәбә уздырыла, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

"Татарстан Россиядә пилотсыз һәм автоном технологияләрне үстерү буенча алдынгы үзәкләр рәтенә керү өчен бөтен кирәкле әйберләргә ия. Ышанам ки, мондый ярышлар безгә талантлы егетләрне табарга, аларның инициативаларын хупларга һәм инженерларның яңа буынын формалаштырырга ярдәм итәм", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Безнең бурыч - талантлы яшьләргә Татарстанда үз идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, диде Рөстәм Миңнеханов. "Нәкъ менә шуңа күрә чемпионат - спорт ярышларына караганда да әһәмиятлерәк. Ул технологияләрне, инженерлык иҗатын һәм яшьләрнең яңаны булдырырга омтылышын берләштерә", - дип йомгаклады ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ярышлар мәйданчыкларын карады һәм катнашучылар белән аралашты. Монда ук пилотсыз технологияләр өлкәсендә үзебезнең эшләнмәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде: сәнәгать һәм укыту БПЛАлары, җир өсте роботлаштырылган платформалары, суда пилотсыз системалар өлкәсендә эшләнмәләр һәм комплектлаучы әйберләр.

Искәртәбез, пилотсыз технологияләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына Беренче бердәм чемпионат чемпионатының беренче этабы 17 августта Казанда узган иде. Икенче этап 200гә якын спортчыны, 50 профессиональ судьяны берләштерде. Биредә 500 берәмлектән артык пилотсыз һәм модельле техника тәкъдим ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.