Татарстан Рәисе Казанда Россия компоненты базасын эшләүнең яңа үзәгендә булды

28.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов «НАМИ» ФДУП филиалы – Казанда «Идея» технопаркы мәйданчыгында эшли башлаучы Россия компоненты базасын эшләү үзәгендә булдылар. Шулай ук яңа үзәкне карап йөрүдә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты. 

Үзәк үзебезнең автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында төзелггән. Аның эшчәнлеге критик әһәмиятле автокомпонентларны проектлауга, эшләүгә һәм производствога куюга, шулай ук инженерлык хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтүгә юнәлдереләчәк: фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздырудан алып аларның җитештерүләрдәге нәтиҗәләрен кертүгә һәм автомобиль җыю заводларына серияле тәэмин итүгә кадәр. 

Базаның Россия компонентын эшләү үзәге «НАМИ» ФДУП инфраструктурасының бер элементы булып тора һәм сынау полигоннарын һәм техник экспертиза лабораторияләрен дә кертеп, институтның гамәлдәге бүлекчәләре белән бәйләнештә эшләячәк. 

«ИДЕЯ» ИПТ лабораториясе белән партнерлыкта, шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университеты белән берлектә, яңа үзәк үз мөмкинлекләрен киңәйтте. Белгечләр технологик бурычларның киң спектры өлкәсендә гамәли эшләнмәләр башкарырга, импортны алмаштыру бурычларын үтәгәндә материалларның составын, структурасын һәм үзлекләрен тикшерергә, шулай ук заказ бирүченең конкрет бурычлары өчен тикшеренү методикаларын эшләргә әзер.

Анда вакытта Рөстәм Миңнеханов үзәкнең инфраструктурасы белән танышты, шул исәптән автомобильнең электр системаларын сынау лабораториясе һәм инженерлык анализы лабораториясе белән дә. Шулай ук республика Рәисенә үсеш планнары, шул исәптән электромагнит ярашучанлык лабораториясен һәм автомобиль компонентларын верификацияләү һәм валидацияләү сынаулары лабораториясен эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр. 

«НАМИ» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казандагы филиалы инжиниринг үзәкләренең милли челтәренең бер өлеше булачак һәм КФУ, КНИТУ һәм КНИТУ-КАИны да кертеп, алдынгы техник югары уку йортлары, шулай ук сәнәгать партнерлары, автокомпонентлар җитештерүчеләр һәм төбәкнең башка предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәчәк. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрендә бергәләп катнашуны үстерү, технологик эшкуарлык өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек оештыру планлаштырыла.

Шулай ук үзәкнең бурычы - кадрлар әзерләү һәм төрле инженерлык юнәлешләре ресурсларын һәм компетенцияләрен үстерү: конструкторлар, технологлар, сынаучылар, җиһазлау, проект идарәсе буенча белгечләр һәм сыйфат менеджменты системалары базасында һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы университетлары һәм фәнни үзәкләре ярдәмендә. 

„Татарстан Республикасы Инвестиция - венчур фонды һәм “Идея" технопаркы өчен әлеге проектта катнашу - фәнни оешмалар, инженер командалары һәм сәнәгать бизнесы компетенцияләрен берләштерү мөмкинлеге. Ахыр чиктә бу Россия технологик хәл ителешләренең барлыкка килүен һәм гамәлгә кертелүен тизләтергә һәм төбәктә Технологик эшмәкәрлек өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәргә тиеш", - диде Дамир Галиев.

«Идея» технопаркы мәйданчыгында Россия компонентлар базасын эшләүнең яңа фәнни-тикшеренү үзәген булдыруга юнәлдерелгән өч яклы килешүгә 2025 елның февралендә кул куелган. Проект Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм РОСНАНО компаниясе арасында кооперациядә гамәлгә ашырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. ТР Инвестиция-венчур фонды матбугат хезмәте ярдәме белән.