Татарстан Рәисе РФ Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Макаров белән очрашты

28.08.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Макаров белән очрашты. 

Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды. 

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү, шулай ук республикада хокук тәртибен саклау өлкәсендә багланышлар мәсьәләләре каралды. 

Очрашуда шулай ук ТР Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, ТР буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.