Татарстан Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Энергетика һәм инфраструктура министры белән очрашты

25.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Энергетика һәм инфраструктура министры Сухәйл Мөхәммәд Әл Мазруи белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Сухәйл Мөхәммәд Әл Мазруи Казанга иртәгә «Казан Экспо»да узачак Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашу өчен килгән.

Рөстәм Миңнеханов БГӘ җитәкчелегенә республикага игътибарлары һәм тыгыз партнерлык багланышларын җайга салуда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Катлаулы геосәяси вәзгыять шартларында, төбәкләргә күп төрле чакырулар белән очрашырга туры килгәндә, безнең хезмәттәшлек аеруча актуальлек ала һәм илләребезнең үсеше һәм тотрыклы үсеше өчен мөһим әһәмияткә ия», - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен ныгытуга актив ярдәм итә. Ике яклы элемтәләрне үстерүгә делегацияләр алмашу ярдәм итә, Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казаннан БГӘ шәһәрләренә туры авиаэлемтә җайга салынган. Республика ислам банкингы, хәләл индустрия һәм мөселман мәгарифе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген аеруча югары бәяли.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел беренче кварталда Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең товар әйләнеше сизелерлек үсеш күрсәтә. Республикада автомобильләр, вертолетлар, суднолар, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару, газ турбинасы, газ суырту җайланмалары, суыту техникасы һәм башка төр продукция җитештерелә.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Республикада полимерлар, синтетик каучуклар, йөк автомобильләре һәм автомобиль шиннары җитештерелә. Татарстан эре нефть чыгаручы төбәк булып тора: узган ел 34,5 млн тонна нефть чыгарылган, чималның 72%ы үз куәтләрендә эшкәртелә. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән БГӘ арасында энергетика һәм нефть химиясе, сәнәгать/граждан электроникасы һәм микроэлектроника, әлеге тармаклар өчен кадрлар әзерләү өлкәсендәге элемтәләрне активрак үстерергә тәкъдим итте. "Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлегебезне үстерүгә илләребез президентлары арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр ярдәм итә", - диде республика Рәисе.

Сухәйл Мөхәммәд Әл Мазруи кунакчыллык күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм БГӘ Президентыннан җылы сәламләү сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде. "Республикада нефть чыгаруга 80 ел тулу белән котлыйбыз. Татарстанның бу тармакта бай тәҗрибәсе һәм алдынгы технологик хәл ителешләре бар. Нефть-газ химиясе форумында катнашырга чакырган өчен рәхмәт Сезгә. Без хезмәттәшлекне алга таба да ныгытырга һәм үзара товар әйләнешен үстерергә телибез», - диде министр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.