Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәренә килде

22.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәренә килде. Грозный аэропортында аны Чечен Хөкүмәте Рәисе Магомед Даудов каршы алды. 

Иртәгә республика Рәисе Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган чараларда катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.