Алексей Песошин: Мәскәүдәге ватандашларыбыз - хәзерге Татарстанның мөһим өлеше

22.08.2026

Бүген Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының гала-концерты узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Традиция буенча, чара Мәскәүдә быел 20-22 август көннәрендә узган Татарстан Мәдәнияте көннәрен тәмамлый.

"Мәскәү - татарстанлылар өчен иң мөһим җәлеп итү үзәкләренең берсе. Биредә якташларыбызның зур берлгәлеге яши һәм эшли. Мәскәүдәге ватандашларыбыз - хәзерге Татарстанның мөһим өлеше. Алар кече ватаннары белән элемтәне саклыйлар һәм бер үк вакытта Россия башкаласы һәм тулаем илебез үсешенә үз өлешләрен кертәләр», – диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Бүген Татарстан – традицияләр заманча технологияләр белән ярашкан территория, ә мираска хөрмәт - яңаны булдырырга омтылу, дип өстәде ул.

"Без сәнәгатьне, цифрлы икътисадны, мәгарифне, фәнне, мәдәниятне, спортны һәм креатив индустрияләрне үстерәбез. Әмма республиканың төп ресурсы талантлы, эшлекле һәм белемле кешеләр булды һәм булып кала да», – дип ассызыклады Премьер-министр.

Музыка йорты холлында күргәзмә оештырылган иде, анда татар тарихы, милли бизәнү әйберләре, шулай ук Татарстан геройлары портретларын күрергә мөмкин иде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин җибәргән сәламләү хатын Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников укыды.

"Мәскәү белән Татарстанны йөзләрчә чакрым аералар, ә вакыт сынаган меңнәрчә дуслык һәм хезмәттәшлек җепләрен бәйлиләр. Без хезмәттәшлек итмәгән бер генә өлкә дә юк: сәнәгать, төзелеш, транспорт, фән,IT, сәүдә, мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм. Бу һәм башка өлкәләрдәге уртак проектлар безнең төбәкләрне тагын да көчлерәк итә һәм тулаем яраткан илебез үсешенә хезмәт итә», – диелгән хатында.

Аның сүзләренчә, Татарстан белән Мәскәү арасындагы багланышларда мәдәният аерым урын алып тора. "Мәскәү сәнгать осталары Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендә уңышлы гастрольләрдә йөриләр, ә Татарстан кунаклары башкаланың концерт һәм театр залларын тутырып җыялар, мәскәүлеләргә традицияләрне һәм заманчалыкны берләштергән уникаль мәдәниятнең матурлыгын һәм байлыгын бүләк итәләр", – диелгән хатта.

Концерт тамашачылары татарларның фольклор музыкасы белән таныша, милли биюләрне карый, шулай ук татар һәм рус телләрендәге җырларны тыңлый алдылар.


"Татар-Информ" МА.