Бүгенгә Татарстанда 589 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу планнан 53%. 2 млн 218 мең ашлык суктырылган - уңдырышлылык 37,7 ц / га. Урып-җыю эшләренең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Марат Җәббаров сүзләренчә, хәзер 515 мең гектарда ультуралар суктырасы бар. 29 районда сабан бодаен суктыра башлаганнар, аның мәйданы 246 мең га. Бүгенге көнгә 18 мең га җыелган, уңдырышлылык - 37,7 ц/га.
Минзәлә һәм Әлки районнарында оешкан төстә эш алып баралар - бөртеклеләрнең 70% тан артыгы җыелган. Тәтеш һәм Аксубай районнарында элеккечә уңыш күрсәткечләре югары дәрәҗәдә - 50 ц/га артык.
12 район көзге рапс җыюны төгәлләде. Гомумән алганда, барлык мәйданның 86% ы суктырылган, тагын 4,5 мең кв. м. га җыеп аласы бар. 59,5 мең тонна май орлыклары җыелган, уңдырышлылык - 21 ц/га. Бу культура аграрчыларга урып-җыю кампаниясенең иң кызган вакытында әйләнештәге акчаларны 1,5 млрд. сумга тулыландырырга мөмкинлек биргән.
Көзге культураларны чәчү дәвам итә, 54 мең га рапс һәм 35 мең гектарда арыш чәчелгән. Бөртекле культуралар өчен хәзер яхшы вакыт. Бөртекле культуралар өчен хәзер чәчүнең оптималь чоры. Ә рапсны, туфракның дымлылыгын исәпкә алып, 25 августка кадәр чәчәргә рөхсәт ителә.
Дөрес сортларны сайлап алу җитештерүдә һәрвакыт төп роль уйный. Көзге бодайның перспективалы сортларының берсе – «ЭкоНиваСемена» селекциясенең «ЭН Тайгета» сорты. Быел Минзәлә районының Калморза хуҗалыгында уңдырышлылык - 60 ц/га. кышка чыдамлылык уртача күрсәткечтән югарырак. Ашлык кыйммәтле бодай күрсәткечләренә туры килә. Агымдагы елда республика буенча 45 мең гектарга кадәр чәчү планлаштырыла, бу узган елга караганда 2 мәртәбә күбрәк.
19-20 августта Казан аграр университетының Агробиотехнопаркы базасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашында «Русское поле-2026» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы узды.
Форум Россиянең 35 төбәгеннән һәм чит илләрдән 1000нән артык катнашучыны җыйды. Форум кырларында илебезнең 11 культурасының 170 сорт үрнәге тәкъдим ителде, илнең әйдәп баручы галимнәре һәм селекционерлары катнашында пленар утырыш һәм 9 түгәрәк өстәл узды. Иң яхшы сортлар конкурсына йомгак ясалды.
Синоптиклар фаразлавынча, якындагы 2 атнада явым-төшемнәр белән шактый җылы һава торышы көтелә. Марат Җәббаров, уңышны югалтмас өчен, урып-җыюны мөмкин кадәр көчәйтергә кушты.
Урып-җыю техникасының мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану өчен ашлыкны үз вакытында беренчел чистартырга һәм киптергечләрнең тәүлек буе эшләвен тәэмин итәргә киңәш ителә.