Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эллада православие чиркәве Керкира, Пакси һәм Диапонт утраулары (Греция) митрополиты Нектарий белән очрашты.
Очрашу Казанга Изге Спиридон Тримифунтскийның уң кулы белән сандык килү уңаеннан узды. Иң бөек христиан изге тән калдыгы Россиягә 17 августта Корфу утравыннан дин тотучыларга табыну өчен һәм рухи ярдәм йөзеннән килде.
Татарстан башкаласында изге тән калдыгына 25 августка кадәр баш ияргә була. Ул Казан Богородица ирләр монастыренең Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында куелган.
Рөстәм Миңнеханов митрополитка Татарстанның православие динен тотучыларына изге урынга кушылу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Мондый вакыйгалар рухи кыйммәтләрнең төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерүен раслый", - диде ул.
Моннан тыш, Татарстан митрополиясе белән хезмәттәшлек, шулай ук милләтара һәм динара килешү мәсьәләләре каралды.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.