Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә булдылар һәм Татарстанда МЭМ системасын гамәлгә кертү нәтиҗәләрен бәяләделәр

20.08.2026

Чаллыга эш сәфәре кысаларында Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Адымнар-Чаллының 59 нчы күптелле гимназиясендә булдылар.

Алар мәктәпне карадылар һәм аның концепциясе белән таныштылар. Ашханәдә, актлар залында, бассейнда тудырылган шартларга бәя бирделәр. Китапханәдә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин укытучылар, балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Т 

Татарстан мәгариф учреждениеләрендә Мәскәү электрон мәктәбе (МЭМ) системасын гамәлгә кертү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. МЭМ укучылар өчен укыту процессларын автоматлаштыруны, укытучылар составы өчен педагогик эшчәнлекне һәм ата-аналар белән мәгълүмати хезмәттәшлекне тәэмин итә торган бердәм санлы белем бирү платформасыннан гыйбарәт. Аңа электрон журнал һәм көндәлек, МЭМ китапханәсе, олимпиада сервислары, портфолио һ.б.лар керә.

Сергей Собянин МЭМ системасын 10 елга якын эшләве турында сөйләде. «Ул - бүген дөньяда иң эре сервисларның берсе, һәм сервислар иң алдынгылардан - дәүләт системасында аның аналоглары юк", - диде ул. Укучылар һәм укытучылар тәкъдиме буенча инде 16 опция кертелгән.

Татарстан Рәисе һәм Мәскәү мэры МЭМ функционалының уңайлылыгы белән кызыксындылар. Балалар билгеләп үткәнчә, системада укучылар рейтингы чагыла, бу алар өчен укуда мотивация тудыра. Укытучылар программаны планлаштыру һәм укучыларның билгеләрен шәрехләү уңайлыкларын аерым ассызыкладылар. МЭМ ата-аналарга баланы укыту процессын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың барлык гомуми белем бирү учреждениеләре МЭМгә тоташтырылган. Ул «ТР Электрон мәгариф» дәүләт мәгълүмат системасы составына 2023 елда кертелгән.

Быелның сентябреннән Татарстанның 100 урта һөнәри белем бирү оешмасында МЭМ сервисларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бүгенге көндә системада 512 меңнән артык мәктәп укучысы, 955 меңнән артык укытучы, укучылар һәм аларның ата-аналары, 92 меңгә якын студент һәм педагог теркәлгән.

Моннан тыш, 2026 елда белем алу турында белешмәләргә онлайн-заказ кертү һәм, алга таба үсеш траекториясен төзү өчен, БДИ, ГДИ һәм олимпиадалар нәтиҗәләре нигезендә сәләтле балалар базасын булдыру планлаштырыла. Шулай ук «Цифрлы укытучы» ИИ-сервисларын, «Госпромпт» төбәк цифрлы платформасын һәм башкаларны кертү планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.