2015 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда 450 җәмәгать киңлеге – республиканың барлык муниципаль районнарында, Казанда һәм Чаллыда парклар, скверлар, яр буйлары һәм башка территорияләр төзекләндерелгән. Бу эшләргә 29 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Брифингның темасы: "Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңгән Татарстан Республикасы проектлары турында".
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү белән системалы рәвештә 2015 елдан бирле шөгыльләнәләр. Соңыннан республика тәҗрибәсе «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектының нигезенә салынды, ул хәзер «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә. Татарстанда эшләнгән кайбер алымнар һәм практикалар төзекләндерүнең федераль стандартларына кертелгән. Ун ел эчендә төзекләндерүгә юнәлтелгән гомуми сумманың 14 млрд сумнан артыгы федераль бюджеттан кергән. 2026 елда Татарстанда тагын 51 җәмәгать киңлеген төзекләндерергә планлаштыралар. Бу максатларга якынча 2,7 млрд сум каралган. Хәзер төзелеш-монтаж эшләре якынча 70%ка башкарылган.
Республика шулай ук ел саен Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында катнаша. 2018 елдан Татарстаннан 60 проект федераль ярдәм алган - бу Россия төбәкләре арасында иң күбе. Инде 42 проект тәмамланган, тагын 13 проект быел төгәлләнергә тиеш, ә бишесенә 2027 елда керешәчәкләр. 2026 елда узган ел Бөтенроссия конкурсында җиңгән алты объект буенча аерым эш алып барыла. Аларга 906 млн сумга якын акча юнәлдерелгән, шуның 474,5 млн сумы – федераль акчалар. Хәзер бу объектлар уртача 56%ка әзер.
Түбән Кама беренче тапкыр Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. 112,8 млн сумлык федераль грант нефть химиясе паркын реновацияләүгә юнәлдереләчәк. Башка капитал салулар белән бергә проектның бәясе 700 млн сумнан артып китәчәк. Паркны яңартуга тагын 550 млн сумны СИБУР бүлеп бирә.
Шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, эшләр инде башланган. Нефтехимиклар паркы 10 гектардан артык мәйданны били. Яңартылганнан соң, биредә коры фонтаннар, заманча балалар мәйданчыклары, спорт үзәге, сәхнә, амфитеатр, яшел ял зоналары, мастер-класслар һәм башка активлыклар өчен күргәзмә мәйданы барлыкка киләчәк. Шулай ук кафе һәм прокат пунктлары каралган.
Территориянең аерым бер өлешен спортка бирәчәкләр. Биредә актив дәресләр өчен мәйданчыклар, көч һәм инклюзив тренажерлар зоналары, тернәкләндерү мәйданчыгы һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәресләр өчен пространство җиһазландырылачак. Проект шулай ук өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларның иртә физик үсеш үзәген күздә тота. Презентациягә караганда, мондый киңлекне Татарстанда беренче мәртәбә булдырачаклар. Парктан күрше микрорайоннарда яшәүчеләр актив файдалана.
Брифингта тәкъдим ителгән мәгълүматларга караганда, шәһәр халкының 18%ы биредә көн саен була, тагын 47% ы – атнага яки айга берничә тапкыр. Шул ук вакытта территория эре шәһәр вакыйгалары өчен мәйданчыкларның берсе булып кала бирә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең 31%ка якыны елына берничә мәртәбә массакүләм чаралар вакытында бирегә килә. Реновациядән соң биредә концертлар уздыру мөмкинлеге, шәһәр һәм корпоратив чаралар сакланачак. Моның өчен проектка сәхнә һәм амфитеатр салынган.
Паркны яңарту Түбән Кама үсешенең мастер-планына керә. Аны 2023 елда республика һәм шәһәр ярдәме белән эшли башлаганнар, ә 2026 елда документны администрация расланган. Мастер-план нигезендә, 2027 елга Нефтехимиклар паркы шәһәрнең әһәмияте буенча икенче җәмәгать киңлегенә һәм тулы кыйммәтле гомумшәһәр үзәгенә әверелергә тиеш.
"Безнең өчен паркны реновацияләү – кадрларны тотып калу, шәһәрне ныгыту һәм сәнәгать үсешен тормыш сыйфаты белән синхронлаштыру коралы. Безнең бурыч - шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләрдә эшләүче белгечләр, заводтан кайткач, гаиләләре белән заманча, лаеклы мәйданда вакытларын үткәрә алсыннар өчен, алар шәһәрнең үзгәрүен күрсеннәр өчен», – дип билгеләп үтте Р. Беляев. Реновациядән соң парк шулай ук гомуми җмәгать киңлекләре челтәренең бер өлеше булырга тиеш.
Шулай ук Бөтенроссия конкурсында җиңгәннән соң Бөгелмәдә балалар паркы яңартылачак. Төзекләндерүне дәвам итү өчен 2027 елда шәһәр 104,7 млн сум алачак. Территориянең үсеше турында Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде. Бөгелмә өчен бу җиңү өч ел дәвамында конкурста ярдәм алырга тырышып караганнан соң аеруча әһәмиятле булды.
Парк проекты турында бер ел элек җентекләп фикер алыша башлаганнар, ә концепцияне халык һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институты белән бергә эшләгәннәр. Парк тарихи үзәк һәм zңа районнар арасында урнашкан. Аннан 15 минутлык җәяүлеләр үтеп керерлек юлда 21 мең 477 кеше – Бөгелмә халкының 27%ы яши. Янәшәдә яшьләр сарае, торак кварталлар, мәгариф, медицина һәм спорт учреждениеләре урнашкан. Хәзер паркның шактый өлешен аттракционнар алып тора. Реконструкциядән соң аларны саклап калачаклар, әмма территориянең бер өлешендә туплаячаклар. Бушаган киңлектә балалар һәм спорт мәйданчыклары, сәфәрләр, очрашулар һәм ял итү урыннары барлыкка киләчәк. Мондый алымны катнашучы проектлау барышында халык белән бергә формалаштырганнар. Алар паркның балалар тәңгәллеген саклап калырга, әмма яшүсмерләр, өлкәннәр һәм өлкән буын өчен күбрәк мөмкинлекләр өстәргә тәкъдим иттеләр. Сораулар арасында шулай ук спорт, вакыйгалар программасы, куркынычсызлык һәм база уңайлылыгы булган. Төп объектларның берсе түбәле күп функцияле вакыйгалар мәйданчыгы булачак. Шулай ук паркта зур заманча балалар мәйданчыгы, воркаут-зона һәм актив ял итү өчен башка киңлекләр булдырылачак. Территорияне яңарту берничә елга исәпләнгән. Беренче этап 2026 елда гамәлгә ашырыла, ә Бөтенроссия конкурсында җиңү 2027 елда да эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2027-2028 елларга шулай ук китапханә һәм кафе белән павильон төзү планлаштырыла, территорияне үстерүнең алдагы этаплары 2028-2029 елларга билгеләнгән.
Балалар паркын яңарту 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына зур әзерлекнең бер өлеше булачак. Шулай ук Бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Биләрнең тарихи үзәген үзгәртеп корачаклар. Проектны гамәлгә ашыруга авыл 72,5 млн сум күләмендә федераль грант алачак. Эшләр 2027-2028 елларга планлаштырылган. Биләр үзәгендә яңа җәяүлеләр променады, фонтанлы һәм таганлы парк, Биләр елгасы буендагы җәяүлеләр зонасы, спорт үзәге һәм сәхнәле ярминкә мәйданы барлыкка киләчәк.
Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов билгеләп үткәнчә, яңартылган үзәкнең төп элементы булып Красный Бор урамыннан Урицкий урамына кадәр җәяүлеләр променады торачак. Ул хәзер аерым-аерым җәмәгать киңлекләрен тоташтырачак һәм авылның тарихи планировка күчәрен торгызачак. Үзәк паркта яшьләр өчен урыннар, заманча балалар мәйданчыклары, фонтан, таган, беседка һәм тыныч ял итү зоналары каралган. Тагын бер җәяүле маршрут Биләр елгасы буйлап узачак. Актив ял итү өчен хоккей тартмасы, баскетбол мәйданчыгы, воркаут-зона һәм урам тренажерлары булган бердәм спорт үзәге булдырылачак. Сәхнәле ярминкә мәйданы авыл бәйрәмнәре һәм башка вакыйгалар өчен урын булачак. Проектны эшләгәндә авторлар Биләр үзәге җирле халык өчен дә, туристлар өчен дә уңайлы булырга тиешлегеннән чыгып эш иткәннәр.
Биредә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, «Юнармеец» клубы, спорт комплексы һәм академик Александр Арбузовның музей-йорты урнашкан. Авыл халкының яртысына якыны булачак төзекләндерү территориясеннән ун минутлык җәяүле юлда яши. Биләр тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгының мәйданы 24,24 кв.км тәшкил итә, ел саен анда 128 меңгә якын экскурсант була. Туристларга хезмәт күрсәтүдә бүген районда яшәүче 67 кеше мәшгуль. Үзәкне яңартуны җирле бизнесны үстерү белән дә бәйләргә исәп тоталар.
Биләр өчен бу Бөтенроссия конкурсында беренче җиңү түгел. 2018 елда 10,7 га мәйданлы Изге чишмә территориясен үстерү проекты федераль ярдәм алган. Аңа 50 млн сум федераль грант, Татарстан бюджетыннан 406,6 млн сум, бюджеттан тыш 15 млн сум һәм муниципаль бюджеттан 5 млн сум акча каралган. 2021 елда конкурста 13 га мәйданлы «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластеры җиңде.аны гамәлгә ашыруга 60 млн сум федераль грант, Татарстан бюджетыннан 31,6 млн сум һәм бюджеттан тыш 1,5 млн сум акча юнәлдерелгән.
ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Нагуманова, үз чиратында, Татарстанның җәмәгать киңлекләрен зур тикшерү кысаларында үткәрелгән гражданнардан сораштыру турында сөйләде. Белгечләр ике ел дәвамында халыкның парклардан, яр буйларыннан һәм мәйданнардан төзекләндерелгәннән соң ничек файдалануларын өйрәнгәннәр. Нәтиҗәләргә караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең 80%тан артыгы Кабан күле буенда бер генә тапкыр булса да булган. Тикшерү республиканың 11 муниципалитетында 11 җәмәгать киңлеген колачлады.
Н. Нагуманова сүзләренчә, анда халыкның бу урыннарга йөрүе һәм аларны кабул итүе турында башка мәгълүматлар да җыелган. "Башка саннар да шактый кызыклы. Без аларны халык алдында эшли башлагач бастырачакбыз", - дип өстәде ул.