Татарстан Рәисе Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

19.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. 

Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, илдә икътисадтагы структур үзгәрешләр планы гамәлгә ашырыла. Алар арасында заманча, җитештерүчән эш урыннары булдыру исәбенә хезмәт базарын үстерү, югары өстәлгән бәяле тармакларда эшләп чыгаруны арттыру. План 2030 елга кадәр исәпләнгән. 

Икътисадый үсешнең төп факторлары арасында Дәүләт Башлыгы инвестицион активлыкның артуын билгеләп үтте. 2019 елдан 2024 елга кадәр Россиядә төп капиталга кертемнәр 40%тан артыграк өстәлгән. Мондый нәтиҗәгә нигездә инфраструктурада, сәнәгатьтә эре проектлар нәтиҗәсендә ирешелгән, алар нигездә экспортка юнәлтелгән: химпром, металлургия, файдалы казылмалар чыгару, нефть һәм газ химиясе. Төзелеш комплексы капитал салуның яхшы темпларын күрсәтә.

"Хәзер безнең бурыч – яңа инвестиция циклын башлап җибәрү, бизнеска сәнәгать, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтү тармагы, торак төзелеше үсешенә өстәмә мөмкинлекләр бирү. Ассызыклыйм: башлыча эчке ихтыяҗга, тормышның барлык өлкәләрен технологик үстерүгә, икътисад тармакларын платформалаштыруга юнәлдерелгән проектларга инвестицияләр кертү мөһим», - диде Владимир Путин. 

Ул аерым билгеләп үткәнчә, дәүләт, бизнес, иҗтимагый берләшмәләрнең илкүләм проектлар кысаларындагы уртак тырышлыгы иң мөһиме - кешеләрнең тормыш сыйфатын эзлекле яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш.

"Илнең һәр төбәгендә һәр кешегә һөнәр алырга һәм яхшы түләүле эш табарга, үз гаиләңнең, балаларыңның иминлеген тәэмин итәргә, заманча, уңайлы шартларда яшәргә мөмкинлек тудырырга кирәк. Мондый уңай үзгәрешләр хисапларда һәм нотыкларда гына теркәлергә тиеш түгел. Кешеләр үзләре яхшы якка үзгәрешләрне күрергә, тоярга тиеш. Бу төп критерий", - диде Президент. 

2030 елга кадәр Россия икътисадында структур үзгәрешләр планын гамәлгә ашыру барышы турындагы нотык белән вице-премьер Александр Новак чыгыш ясады.

Финанс министры Антон Силуанов утырышта катнашучыларга 2026-2029 елларда федерация субъектлары бюджетларының нисбәтлелеген тәэмин итү өчен күрелә торган чаралар турында хәбәр итте.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары - Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко илкүләм үсеш максатларының социологик күрсәткечләренә ирешү буенча төбәкләр белән эш барышы турында хәбәр итте.

«Россия өчен" Халык фронты" хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Кузнецов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре турында нотык белән чыгыш ясады.

Статс-секретарь - Оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева МХОдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән системалы эш барышы турында сөйләде.

Утырышның стенограммасы белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга була.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.