Рөстәм Миңнеханов БГӘнең Россиядәге илчесе белән очрашты

19.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең (БГӘ) Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Әхмәт Әл Җәбер белән очрашты.

Очрашуда Татарстан белән БГӘ арасында ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, шулай ук «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча алга таба багланышлар турында фикер алыштылар, бу төркемне Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты йөкләмәсе буенча җитәкли. 

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә актив катнаша. Республика товар әйләнешен арттыруны максат итеп куя, ә перспектив юнәлешләр исәбендә АСКда, цифрлаштыру өлкәсендә, транспорт һәм логистика өлкәсендә хезмәттәшлек итү тора. 

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Манеж мәйданында «Үзегез өчен Әбу-Дабины ачыгыз» фестивалендә булды. Мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары өчен пальма яфракларыннан үрү, талли чигү, бәдәви туку һәм чүлмәкчелек буенча мастер-класслар, традицион музыка, әл әйлә биюе һәм гарәп ашлары белән гастрономия зонасы әзерләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "ТНВ"ның Мәскәү филиалы ярдәме белән.