Рөстәм Миңнеханов: Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә дәвам итә

18.08.2026

Бүген «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара икътисадый форумының пленар утырышы узды. Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрен үстерү өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде, Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре җитәкчеләре катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде һәм РФ Президенты Владимир Путинга һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга федераль дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Республика Рәисе сүзләренчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәдә. Безнең илләр киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен үстерәләр. Бу хезмәттәшлек сәясәттән һәм иминлектән алып сәүдә, инвестицияләр, фән һәм мәдәнияткә кадәр киң юнәлешләрне колачлый һәм тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә.

Быел РФ һәм КХР арасында Дустанә күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамә имзалануга 25 ел тула. "Ике ил лидерларының уртак инициативалары бурычларның төгәл векторын бирә, ә төбәк хезмәттәшлеге аларны тормышка ашыруның төп механизмына әверелә. Әлбәттә, һәр инициативаны гамәлгә ашыруда конкрет кешеләр тора. Шуңа күрә без урыннарда квалификацияле белгечләргә мохтаҗ. Кытайда «Агач утырту өчен ун ел кирәк, кеше тәрбияләү өчен бөтен бер гомер кирәк» дигән мәкаль бар. Бездә: «Кадрлар барысын да хәл итә», - диләр. Һәм без барыбыз да аңлыйбыз, озак вакытлы үсеш кешедән башлана. Россия белән Кытай арасындагы багланышлар югары технологияләр, логистика, инвестицион проектлау һәм мәдәниятара багланышлар өлкәсендә телләрне дә, компетенцияләрне дә белгән профессионалларга таянырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Алга киткән мәгариф системасы һәм фәнни мәктәпләре булганга, Татарстан мондый кадрлар әзерләүдә актив катнашуны үз бурычы итеп күрә һәм конкрет белем бирү программалары һәм стажировкалар тәкъдим итәргә әзер, дип билгеләп үтте ТР Рәисе.  Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында сәүдә күләме $3,35 млрд. билгесен узды.

Татарстанның Кытай провинцияләре белән 8 килешүе имзаланды. Шулай ук республикабызның аерым муниципалитетлары белән КХР арасында төрле форматтагы 30лап килешү имзаланды. Соңгы елларда Кытай Татарстан Республикасы икътисадына төп чит ил инвесторы булды - әлеге күрсәткеч 20 тапкырга артты, соңгы елда гына да 4,5% өстәмә үсеш күрсәтте.

Татарстан Кытай Халык Республикасы белән уртак инновацион һәм сәнәгать проектлары портфелен киңәйтә: машина төзелешеннән алып IT һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр. Уртак проектлар кече һәм урта эшкуарлык, фәнни‑мәгариф алмашулары һәм мәдәни инициативалар сегментында да үсә.

Моннан тыш, республика Россия белән Кытай арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара институтларда актив катнаша. Татарстан – «Идел – Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советында катнашучыларның берсе -Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Янцзы елгасы бассейны провинцияләре арасында системалы хезмәттәшлек өчен платформа.

"Татарстан өчен дәүләт идарәсен һәм икътисадны цифрлаштыру өлкәсендә Кытай тәҗрибәсе бик мөһим. Аны куллану потенциалын өйрәнү өчен агымдагы елның апрелендә Татарстан делегациясе Шэньчжэнь һәм Гонконгта булды. Шэньчжэнь, дөньякүләм инновацияләр үзәкләренең берсе буларак, мәгариф һәм сәламәтлек саклаудан алып шәһәр инфраструктурасына һәм сәнәгать җитештерүенә кадәр төрле өлкәләргә цифрлы чишелешләрне кертүнең нәтиҗәле модельләрен күрсәтте. Әлеге тәҗрибә шактый кыйммәткә ия һәм төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылачак. Шэньчжэньда без шулай ук ел саен Кытай югары технологияләр күргәзмәсендә булабыз. Быел да анда катнашырга уйлыйбыз", - диде Татарстан Республикасы Рәисе. 

Шулай ук мәгариф һәм фән өлкәләре дә - үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләреннән берсе. Татарстан һәм Кытай югары уку йортлары яңа ике дипломлы программалар ачарга әзерләнеп, партнерлыкны арттыралар. Республикада кайбер югары уку йортлары әлеге программаларны уңышлы тормышка ашыра инде. Россия Президенты В.В. Путинның Кытайга визиты барышында Татарстан Республикасы һәм Шаньдун провинциясе арасында Россия-Кытай перспектив технологияләр университетын төзү турындагы Меморандумга имза салынды. Проектның төп югары уку йортлары КФУ һәм Шаньдун университеты булачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ассызыклаганча, туризм, мәдәни һәм яшьләр алмашуларын киңәйтү мөһим юнәлеш булып тора. Студентларның, аспирантларның, укытучыларның һәм яшь белгечләрнең Россия һәм Кытай предприятиеләрендә уздырыла торган стажировкалары ике илнең дә үзенчәлекләрен аңлаучы һәм халыкара мохиттә нәтиҗәле эшли белүче профессионаллар формалаштырырга мөмкинлек бирә. 

Моннан тыш, Кытай провинцияләре партнерлары белән актив эшләргә тиешле бурычларның берсе - турыдан-туры очышлар географиясен киңәйтү, диде Татарстан Рәисе. Хәзерге вакытта Казаннан Шанхайга һәм Хайнань утравына турыдан-туры очышлар бара.

"Ышанам, нәкъ менә Россия һәм Кытай төбәкләренең тыгыз һәм эзлекле хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә үзара файдалы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Алар арасында товар әйләнешен арттыру һәм төбәкләргә инвестицияләр кертү; уртак проектлар аша технологик модернизацияне тизләтү; яңа эш урыннары булдыру һәм, гомумән, төбәкләрдә тормыш сыйфатын күтәрү; ике ил җәмгыятьләре арасында ышанычны ныгыту. Куелган бурычларга төбәк хакимиятләренең, эшлекле берләшмәләрнең һәм фәнни җәмәгатьчелекнең актив һәм координацияләнгән эше шартларында гына ирешеп була", - дип йомгаклады сүзен Татарстан Республикасы Рәисе.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут ассызыклаганча, Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча да актив үсә. Аерым алганда, агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсе күзәтелә. "Россия һәм Кытай - ике аграр дәүләт. Һәм безнең уртак максат бар - илләрнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү. Без бер- беребезне яңа эш ысуллары белән тулыландырабыз», - дип сөйләде ул. Узган ел Россия һәм Кытайның агросәнәгать комплексы өлешендә товар әйләнеше 11 млрд долларга җиткән. Әмма ул Кытай белән Татарстан арасында күрсәткечләрнең югары булмавын, күләмнәрне арттыруга перспективалар барлыгын билгеләп үтте. 

Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде сөйләгәнчә, хәзер Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр тарихта иң югары дәрәҗәгә җитте. Ул төбәкара хезмәттәшлек механизмының җайга салынган эшен билгеләп үтте һәм «РОСТКИ» форумы ике яклы элемтәләрне җайга салу өчен яхшы мәйданчык булыр дип өметләнүен белдерде. 

Сүзен йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов форум кунакларына рәхмәт белдерде. "Безнең өчен Кытай делегациясен сәламләү зур дәрәҗә. Бик нәтиҗәле эшләдек", - диде ул. 

Кытай массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә барышында республика Рәисе «РОСТКИ» форумының киләсе елда да узачагын раслады. Чара 2027 елның 17-18 августына планлаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.