Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышты

18.08.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе (КХР) Халык Хөкүмәте Губернаторы урынбасары Чжан Цисян әфәнде белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Чжан Цисян әфәндегә форумда мәртәбәле кунак сыйфатында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан, Россиянең алдынгы төбкләренең берсе буларак, халыкара багланышларны ныгытуда мөһим роль уйный, диде. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кытайның товар әйләнеше рекордлы күрсәткечләргә җитте һәм $3,35 млрд тәшкил итте. Быел да бу юнәлештә актив эш дәвам итә, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. 

"Кытай - республикабызның төп инвесторы. Татарстанның Хэйлунцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләре озын тарихка ия һәм яхшы нәтиҗә күрсәтә. Без мөнәсәбәтләребезне активлаштыруны максат итеп куябыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Өстенлекле юнәлешләр сыйфатында ул сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүне, уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны атады. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов гуманитар өлкәдә яхшы потенциал барлыгына игътибар итте. Хәзер Казанда Кытайдан 2 меңнән артык студент укый. Фәнни бергәлекләр һәм төбәкләрнең югары уку йортлары арасында элемтәләрне киңәйтү мәсьәләсе карала. 

Чжан Цисян әфәнде беренче тапкыр Казанда булуын әйтте. Ул җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың мәдәни кыйммәтләрен саклау өлкәсендәге эшне югары бәяләде. "Кытай һәм Россия - ышанычлы партнерлар һәм яхшы дуслар. Бу - дустанә күршелек мөнәсәбәтләре үрнәге. Татарстан безнең өчен - Россиядә төп һәм иң актив партнерларның берсе. Безнең мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгуы сөендерә", - диде ул. 

Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте Губернаторы урынбасары транспорт, төзелеш һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне көчәйтергә тәкъдим итте. 

Белешмә өчен: 

Хэйлунцзян провинциясе - Кытайның төньяк-көнчыгышындагы төбәк. Биредә 30 миллионнан артык кеше яши. Хэйлунцзянның табигый ресурслары шактый зур: күмер, нефтьнең зур запаслары, шулай ук графит, алтын, көмеш һәм башка файдалы казылмалар чыганаклары бар. Энергетика, машина төзелеше, фармацевтика һәм азык-төлек сәнәгате алга киткән. Провинция Кытайда чәчүлек мәйданы һәм дөге, кукуруз һәм соя уңышы буенча алда бара.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.