Татарстан Рәисе Иранның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

18.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Дауд Мирзахани белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Дауд Мирзахани Казандагы дипломатик миссиясен тәмамлый. Ул Генконсуллыкны 2023 елдан бирле җитәкләгән.  Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән багланышларга зур әһәмият бирә. Ул Дауд Мирзаханига Татарстан һәм Иран хезмәттәшлеген үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук киләчәк карьерасында уңышлар теләде. 

Очрашу барышында Татарстан Рәисе Дауд Мирзаханига «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.