Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росздравнадзор) җитәкчесе Алла Самойлова һәм «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды.
Кунаклар форумның югары дәрәҗәдә оештырылуын, аерым алганда, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә багышланган эшлекле программаны билгеләп үттеләр.
Быел форум кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә Кытай партнерлары белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, беренче тапкыр «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумы оештырылды. Мәйданчык хакимият органнары, медицина җәмәгатьчелеге, фән һәм бизнес вәкилләрен берләштерде.