Татарстан Рәисе Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

17.08.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды.

Текбол футбол элементлары булган өстәл теннисын хәтерләтә. Уенчылар арасында кәкерщйтелгән өстәл һәм футболны хәтерләткән туп урнашкан. Көндәшләр тупны өстәлнең капма-каршы ягына ыргытырга тиеш, ракеткалар урынына алар, кулларыннан башка, гәүдәләренең теләсә кайсы өлешен кулланалар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Хусар республикада текболны үстерү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бүген республикада текбол актив үсә, уку йортларында әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен махсус өстәлләр куела.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.