Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты

17.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Кытай илчесенә «РОСТКИ» форумында катнашуы һәм Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

«Әлеге форум мәйданчыгы киләчәктә Россия белән Кытай арасында дустанә элемтәләрне ныгыту өчен бик мөһим», - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Кытай багланышлары үсешенә үз дәрәҗәсендә зур өлеш кертә. Татарстан белән Кытайның товар әйләнеше узган ел нәтиҗәләре буенча $3,35 млрд. билгесен узган. Уртак инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, республиканың күп кенә предприятиеләренең Кытайда эшлекле партнерлары бар. «Ышанам ки, сезнең ярдәм белән безнең барлык юнәлешләрдә эшләү өчен перспективаларыбыз яхшы", - дип ассызыклады республика Рәисе. 

Чжан Ханьхуэй билгеләп үткәнчә, быел Россия белән Кытай арасында Яхшы күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы шартнамәнең 25 еллыгы һәм Кытай-Россия партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруның 30 еллыгы билгеләп үтелә. 

"Без үз ягыбыздан "РОСТКИ" форумына зур әһәмият бирәбез. Бу Россия һәм Кытай арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен мөһим чара дип саныйбыз. Без форум эшенә мөмкин кадәр күбрәк Кытай провинцияләрен һәм оешмаларын җәлеп итәргә тырышабыз, үз проектларын гамәлгә ашыру өчен бирегә күбрәк Кытай инвесторлары килергә теләсеннәр өчен», - диде Илче.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.