Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» IV Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумын ачуда катнашты

17.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» IV халыкара форумын һәм Russia-China Expo күргәзмә экспозициясен ачу тантанасында катнашты. Чара «Казан Экспо»да оештырылган. Чарада шулай ук Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй, Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Россиядә Кытай эшкуарлары берлеге рәисе Чжоу Лицюнь, Кытай провинцияләре вәкилләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, форум 2023 елдан бирле үткәрелә, бу вакыт эчендә ул Россия-Кытай төбәкара багланышларының иң эре мәйданчыкларының берсенә әверелде. Форум мәйданчыгы Россия һәм Кытайның хакимият, бизнес, фән, мәгариф һәм мәдәният органнары вәкилләрен берләштерә. 

"Форумның эш нәтиҗәләре яңа инвестицион проектларда, килешүләрдә, уртак җитештерүләрдә һәм мәгариф инициативаларында дәвам итә. Быел катнашучыларны бай программа көтә: ясалма акыл, сәнәгать кооперациясе, финанслар һәм икътисад буенча эшлекле сессияләр, Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе, мәдәни чаралар», - диде республика Рәисе. 

Ул эшлекле программа кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлеккә аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте. Форум кысаларында беренче тапкыр «Россия-Кытай: сәламәтлек саклау өчен технологияләр» фәнни-эшлекле симпозиумы узачак, ул хакимият органнары, медицина җәмәгатьчелеге, фән һәм бизнес вәкилләрен берләштерәчәк.

"Татарстан-Кытай элемтәләренең елдан-ел ныгуы, Россия белән Кытайның ышанычлы партнерлыгына зур өлеш кертүе сөендерә. Узган ел безнең товар әйләнеше рекордлы күрсәткечләргә җитте һәм $3,35 млрд тәшкил итте. Кытай - республикабызның төп инвесторы», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.  Ул ачык конструктив диалогның хәзерге шартларда аеруча кыйммәткә ия булуына игътибар итте. "

Нәкъ менә уртак эшебез нәтиҗәле хәл ителешләр табарга, яңа җитештерү чылбырларын булдырырга, инновацияләр кертергә һәм икътисадый үсешнең тотрыклы механизмнарын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш, кызыклы дискуссияләр һәм республикабызда сегә уңайлы булуын телим", - диде Татарстан Рәисе.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы 16-19 август көннәрендә уза. 10 меңгә якын кеше, 200дән артык эре компания катнашыр дип көтелә. Кытайдан кайбер төбәкләр һәм административ бүлекчәләр вәкилләре катнаша. 

Форум программасында дәүләтара диалогны, сәнәгатьне, мәгарифне, икътисадны, финансларны, транспортны, туризмны, мәдәниятне, эшлекле берләшмәләрнең үзара бәйләнешен, шулай ук үзара мәдәниятләр зонасын үз эченә алган 17 төп юнәлеш буенча 70 эшлекле сессия планлаштырылган. 

Ачылу тантанасыннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар Russia-China Expo күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Мәйданчык форумның барлык көннәрендә дә эшләячәк. 4 мең кв. м мәйданда колачлы экспозиция Россия һәм КХР сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең актуаль юнәлешләренә багышланган. Финанс, ИТ, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф һәм медицина өлкәсендәге Россия һәм Кытай компанияләре үз стендларын күрсәтәләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.