Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов: “Фаразлаулар буенча, 2008 елда юл-транспорт һәлакәтләренең саны республикада 2 миллионга җитәчәк”
25.12.2008
2012 елга Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булучылар санын, 2004 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр, ә зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең санын 10 % ка кадәр киметү планлаштырыла. “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе алдына шундый бурыч куелган. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, 2008 елның 11 ае өчен алынган саннар шуны күрсәтә: автотранспортлар саны һәм автомобиль йөртү таныклыгы алган гражданнар саны арту белән беррәттән, республикада авариялелекнең стабильләшүе күзәтелә. “Әйтик, 2008 елда республикада автотранспорт йөртү таныклыгын якынча 75 мең кеше алды, 2007 елда – якынча 55 мең кеше”, - диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы.
Республикада теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренә килгәндә, фаразлаулар буенча, 2008 елда бу сан 2 миллионга җитәчәк.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рифкать Миңнеханов 2009 елда автомобиль юлларын видеокүзәтү приборлары белән җиһазландыру дәвам итәчәген әйтте. Әйтик, юллардагы видеокамералар саны якынча 100 данәгә артачак. “Нигездә, бу күчереп йөртелә торган видеокамералар булачак, чөнки алар нәтиҗәлерәк, - диде Рифкать Миңнеханов. - Әгәр быел Казанга һәм аның бистәләренә төп игътибар бирелсә, 2009 елда күп кенә республика юлларын аның белән җиһазландыру планлаштырыла”.
Юлның кайсы участогында видеокүзәтү приборлары урнаштырылуы турында кисәтә торган мәгълүмати билгеләргә килгәндә, Рифкать Миңнеханов андый билгеләрнең Россия Дәүләт думасы тиешле закон кабул иткән очракта гына куелырга мөмкин икәнлеген әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте