Татарстан Рәисе Апас районында булды һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашты

14.08.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Апас районында булды. Анда ул Табар-Черки авылында төзелә торган сөт комплексын карап чыкты һәм аграрчылар белән очрашу үткәрде.

Сөтчелек комплексын узган ел төзи башлаганнар. Объект 400 баш сыерга исәпләнгән. Проект куәтенә чыкканда, сөт җитештерүнең планлы күләме елга 4380 тонна яисә тәүлеккә 12 тонна тәшкил итәчәк. Киләчәктә комплексның калган биналарын файдалануга тапшыру һәм аларның баш санын 1200 башка җиткерү планлаштырыла. Предприятиедә 25 эш урыны булдырылачак.

Аннары комбайнчылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, урып-җыю мәйданы 28 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенгә 11,3 мең гектар уңыш - 40%ы җыелган. Барлыгы 42,4 мең тонна бөртекле культуралар җыелган. Уңдырышлылык - 38 ц / га. "Эш оештырылган, ягулык-майлау материаллары бар, кырларда 76 комбайн эшли", - диде ул.  

Айрат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, терлекчелек өлкәсендә баш санын арттыру буенча өстәмә чаралар таләп ителә. 

Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районда кече хуҗалыкларны үстерү эше яхшы көйләнгәнен билгеләп үтте. Яңа фермалар төзелә, авыл халкы агросәнәгать комплексына ярдәм программаларында актив катнаша. Моннан тыш, эре инвесторларның берсе сөт җитештерү эшен актив рәвештә үстерә һәм эре мөгезле терлекләр санын арттырырга планлаштыра. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Апас районы республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, районда АСК өлкәсендә эре инвестпроектлар гамәлгә ашырыла, җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча эш җайга салынган.