Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалының әзерлеген карады.
Бүгенге көндә объектта җиһазлар монтажлана, инженерлык челтәрләре тоташтырыла. Бизәү эшләре төгәлләнә. Шулай ук 4 телетрап монтажланган.
Рөстәм Миңнехановка биредә яңа һәм гамәлдәге терминалларны берләштерәчәк галерея төзеләчәге турында хәбәр иттеләр.