Татарстан Рәисе Зәй районы кырларында уңыш җыю кампаниясе барышын тикшерде

11.08.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй районы кырларында урып-җыю кампаниясе темпларын тикшерде. «Зәй шикәре» агрофирмасының уҗым бодае кырында ул механизаторлар белән аралашты, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды. Аннары җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күргәзмәсен карадылар.

Монда ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашу булды. Кырлардагы вәзгыять турында фикер алыштылар. 

Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов хәбәр иткәнчә, быел бөртекле һәм кузаклы культуралар 33 мең га мәйданда чәчелгән.бүгенгә 11 мең гектардан артык ашлык суктырылган. Игенчеләр 56 мең тонна ашлык суктырганнар. Уртача уңыш - 50,5 ц/га. Бу атнада көзге культураларны җыеп бетерергә уйлыйлар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Зәй районының үсемлекчелек мәсьәләләрендә иң яхшыларның берсе булуына игътибар итте. Әмма терлекчелектә баш санын арттырырга кирәк. Шуңа күрә фермерлар белән актив эшне дәвам итәбез, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты. "Сөт - ул даими акча агымы", - диде республика Рәисе. 

Ул шулай ук МХО өчен гуманитар ярдәм җыю һәм яңа территорияләргә ярдәм итү буенча районның актив эшен билгеләп үтте. Ахырда Рәис барлык республика программалары да дәвам итәчәк, дип өстәде.

Авыл җирлекләре башлыклары Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. Авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, мәдәният йортлары ачыла, су белән тәэмин итү челтәрләре яңартыла һәм юллар төзелә, диделәр алар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәрендә яңа Көрәш сараен карады. Объектны төзү агымдагы елның февралендә башланган, шушы көннәрдә аны ачу планлаштырылган. Республика Рәисе спорт һәм тренажер залларындагы шартлар белән танышты. Көрәш сарае көненә 120 кешегә исәпләнгән. Монда көрәш, каратэ, ирекле көрәш, грек-рим көрәше һ. б. буенча Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командалары әгъзаларын әзерләү планлаштырыла.

Зәйдә эшлекле очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Җиңү бульварындагы махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре һәм локаль сугышлар ветераннары мемориаль комплексында булды. Мемориал проекты Мәскәү иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән. Үзәктә штурм группасы командиры - МХОдә катнашучы, уңда - Әфган сугышы ветераны, сулда - Төньяк Кавказдагы терроризмга каршы операциядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы фигурасы урнашкан. Мемориалның ике ягында һәлак булган хәрбиләрнең исемнәре язылган алты гранит плитә урнаштыру планлаштырыла. 

Рәис мемориалга чәчәкләр салды, бер минутлык тынлык белән искә алды. Шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән аралашты. Ул аларга күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.