Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Сарман районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән кырлар өстеннән очып узды.
Аннары республика Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары, район активы белән очрашты.
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин хәбәр иткәнчә, бүгенгә уңдырышлылык - 45 ц/га.урып-җыю эшләре 28% ка тәмамланган - барлыгы 11 мең га мәйданда уңыш суктырылган. Район игенчеләре 51 мең тонна ашлык суктырганнар. Быел Сарман районында республика программалары һәм илкүләм проектлар буенча 2 миллиард сумлык эшләр башкару планлаштырыла.
Үз чиратында, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, районга килгән инвесторлар ярдәмендә баш санын арттыру планлаштырыла. Шул ук вакытта хуҗалыкларның кече формалары буенча бераз кимү күзәтелә.
Татарстан Рәисе 5 һәм аннан күбрәк савым сыерлары тотучы 5 шәхси ярдәмче хуҗалыкка саву аппаратлары сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.
Ул шулай ук район МХО зонасына гуманитар ярдәмне актив җибәрүен билгеләп үтте. Һәм һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кирәклегенә игътибар итте.
Очрашу барышында республика Рәисе якындагы елларда районнарда челтәрләрне модернизацияләү программасын актив гамәлгә кертү планнары турында сөйләде.
Шунда ук Рөстәм Миңнеханов җирле сөт-товар фермасында булды, анда 98 баш эре мөгезле терлек асрала, ә тәүлегенә тулаем савым 609 килограмм тәшкил итә.