Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада дошман пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган штаб утырышын уздырды

10.08.2026

Түбән Камага эш сәфәре барышында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов дошман пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган штаб утырышын уздырды. Ул куркыныч янаган очракта кешеләрне ышыклану урыннарына озату эшен көчәйтергә йөкләде. Шулай ук шәһәрнең Башкарма комитеты эшен аерым билгеләп үтте, ул зыян күргән йорттан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына күчерүне тәэмин иткән.

Аннары журналистларга Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, торак йортка тагын да күбрәк зыян килә алган - агачка бәрелүе көчен киметкән. Ул искәрткәнчә, бүгенгә 78 кеше зыян күргән, 13 кеше һәлак булган – алар барысы да гади халык, диде Рәис. «Алар производстволарда да, сәнәгать зоналары янәшәсендәге объектларда да булмаган», - дип билгеләп үтте ул.

«Зыян күргән йортта яшәүчеләр өчен барлык кирәкле ярдәм чаралары тәэмин ителгән. Мәктәптә аларны урнаштыру һәм тукландыру тәэмин ителгән. Бүген аларның кич өйләренә кайта алсыннар өчен тырышырбыз. Безнең подрядчылар, төзүчеләр һәм проектлаучылар бу йортны ремонтлауга керешәчәкләр. 25 кеше хастаханәдә ята. Барысына да кирәкле ярдәм күрсәтелә. Объектлар куркынычсызлыгы тәэмин ителгән, ә кешеләр гадәти булмаган вакыйгаларган әзер булсын өчен эшлибез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов