Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага килде. Исегезгә төшерәбез, бүген иртән шәһәргә дошман БПЛАлары массалы һөҗүм итте. Түбән Каманың җитештерү объектлары да, гражданлык объектлары да һөҗүмгә дучар булды.
Республика Рәисе сәнәгать зонасы территориясендә булды, анда БПЛА һөҗүме нәтиҗәләрен карады. Бу районда 9 кеше һәлак булган торак объект - хостел һөҗүмгә дучар була. Урында хәзер тикшерү эшләре алып барыла. Элегрәк Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Баш Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, террорчылык һөҗүме факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Аннары Рөстәм Миңнеханов БПЛА төшү нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортны карады. Бу объектта фаҗигале рәвештә биш яшьлек кыз һәлак булган.
Зыян күргән йортта яшәүчеләрне вакытлыча урнаштыру үзәгенә билгеләгәннәр.
Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалылар белән сөйләште, җирле хакимиятләргә фатирларга тизрәк кереп булсын өчен кыска вакыт эчендә тәрәзәләрне пыялалап куярга кушты.
Рәис шулай ук вакытлыча урнаштыру үзәгендә булды. Монда ул яшәү шартлары белән танышты. Аңа туклануның ничек оештырылганын күрсәттеләр. Халык өйләргә мөмкин кадәр тизрәк керү мөмкинлеген сорады. Аларга бүген кичкә барлык тикшерү эшләре тәмамланачак һәм нәтиҗәләрне беренчел рәвештә бетерәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр.
Түбән Камага эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзәк район хастаханәсендә булды һәм зыян күрүчеләрне карады.
Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан өстәмә медицина бригадалары оештырылган. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Табиблар Рөстәм Миңнехановка һәр зыян күрүченең хәле турында хәбәр иттеләр. Ул алар белән сөйләште һәм тизрәк терелүләрен теләде.
18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, 78 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Шуларның 25е хастаханәгә озатылган, икесе Яр Чаллы хастаханәсендә авыр хәлдә ята.