Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында булды

08.08.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районы басулары өстеннән очып узды. Ул урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде һәм республика программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев озата йөрде.

Яңа Әмҗә авылы янындагы күпьеллык үләннәр басуында Рөстәм Миңнехановка җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен күрсәттеләр. Шунда ук ул район активы, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты.

Нурлат районы башлыгы хәбәр иткәнчә, урып-җыю эш темпында бара. Үзара салым буенча эш җайга салынган. Ул Рөстәм Миңнехановка эш өчен барлык шартларны тәэмин итүдә муниципалитетларга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Марат Җәббаров сүзләренчә, халык кече хуҗалыкларга ярдәм программаларында актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында районда инвесторлар эшләвенә һәм терлекләр санын арттыру өлкәсендә үз эшчәнлекләрен киңәйтергә планлаштыруларына игътибар итте.

Аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов МХО зонасына гуманитар йөк җибәрү һәм катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү өчен белдерде.

Аннары республика Рәисе чәй өстәле янында механизаторлар һәм комбайн йөртүчеләр белән аралашты. Ул аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды. Әйтеп үткәннәренчә, район башлыгы кушуы буенча һәр 1000, 2000 тонна ашлык суктырган комбайнчыларга өстәмә рәвештә рәхмәт хаты һәм акчалата премия бирелә.

Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Яңа Әмҗә авылындагы «Заречный» балаларны савыктыру лагеренда да булды. Аны республика программасы кысаларында төзегәннәр һәм быелның июнендә рәсми рәвештә ачканнар. Лагерь 120 балага исәпләнгән. Территория төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән. Юл эшләре кысаларында лагерьга керү юллары ясалган һәм парковка җиһазландырылган. Рәис йокы корпусларын, медицина пунктын, ашханәне һәм клубны карап чыкты.

«Заречный» бүлекчәсендә 4 юнәлешле смена оештырылган, аларның һәркайсы 18 көн дәвам итә. 18 августка кадәр "Старт! Игътибар! Йолдызларга!». Бу сезонда лагерьда 500гә якын бала ял иткән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.