2008 елның 11 ае дәвамында Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенә милеккә хокукларны һәм аның белән бәйле килешүләрне дәүләти теркәү буенча Татарстанда яшәүче 1,54 млн. кеше мөрәҗәгать итте

24.12.2008

Материаль-техник базаны ныгыту, кадрлар составы белән эшләү һәм мәгълүмати технологияләрне кертү – бу факторларның барысы да Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәтенә нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенең коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Коллегиядә катнашучылар фикер алышкан төп мәсьәләләр – 2008 елдагы эшкә нәтиҗә ясау һәм киләсе елга бурычлар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, бүген теркәү хезмәтеннән бөтен структуралар (идарә, Ростеркәү, Росмилек, Роскартография) белән җайга салынган эш көтәләр, бигрәк тә муниципаль берләшмәләр дәрәҗәсендә. Документлар белән эшләүдә төгәлсезлекләр булдырмау максатыннан, Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсе хезмәткәрләре югары белемле һәм җаваплы булырга тиеш.
Намуссыз риэлторлар эшчәнлеге буенча килеп чыккан сорауларга аңлатма биреп, Рөстәм Миңнеханов түбәндәгеләрне билгеләп үтте: гражданнарны алдау һәм ришвәтчелек белән коткы тарату мөмкинлегенә юл куймас өчен, теркәү документларын әзерләү һәм үткәрү эше төгәл бүлгәләнергә тиеш.
Юридик затлар өчен генә түгел, гражданнар өчен дә дәүләти теркәүгә документлар кабул итүнең электрон теркәү алды процедурасын кертү Татарстан Премьер-министрында тулысынча яклау тапты. Аның сүзләренә караганда, документларны кабул итүнең электрон теркәү алды процедурасы гражданнарның турыдан-туры теркәү хезмәтенә мөрәҗәгать итү санын, шулай ук документлар узу вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Тест режимындагы әлеге хезмәт күрсәтү төреннән инде 2009 елның 1 нче кварталы дәвамында файдаланырга мөмкин булачак.
Шуны да искәртик: Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенең арестларны теркәү һәм теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат бирү бүлеге Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге белән берлектә гражданнарның “Инфоматлар” аша ЕГРП дан (Милеккә хокукның бердәм дәүләти реестрыннан) мәгълүмат алуга электрон рәвештә гариза бирү процедурасын эшләү һәм аны кертүгә әзерләүдә катнаша.
Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсе хезмәткәрләреннән, алдауга юл куймас өчен (компанияләр тарафыннан), гражданнарның документларын әзерләү һәм рәсмиләштерүгә (бигрәк тә төзелештә өлешенчә катнашуны теркәгәндә) мөмкин кадәр җаваплырак карауларын үтенде.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, дөньякүләм финанс кризисына бәйле рәвештә теркәү хезмәтендә эшләүчеләрнең заклад язулары (сәнәгый предприятиеләр, оешмалар) белән эшләү кысаларында да җаваплылыклары артачак.
Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсе җитәкчесе Игорь Марченконың төп докладында 2008 елның 11 ае дәвамында ведомство эше буенча мәгълүматлар яңгырады.
Әйтик, теркәү гамәлләренең гомуми саны 668,1 мең (2008 елга контроль күрсәткече – 660 мең) тәшкил иткән. Бу торак сатып алу (шул исәптән ипотека буенча кредит алып) максатыннан торакка хокук булу турында мәгълүмат алу өлкәсендә дәүләт хезмәтенә сорау зур булу турында сөйли. Игорь Марченко сүзләренә караганда, Казан буенча гына да тапшырылган документлар саны атнага 1,5-2 меңнән 9 меңгә кадәр җитте.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча Федераль теркәү хезмәте идарәсенә 2008 елның 11 ае дәвамында милеккә хокукларны һәм аның белән бәйле килешүләрне дәүләти теркәү буенча Татарстан Республикасында яшәүче 1,54 млн. кеше мөрәҗәгать иткән; бу, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 43,5 % ка (731,7 мең кеше) күбрәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте