Татарстан Рәисе Күрсәтмәсе белән республикада ягулыкка бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту өчен штаб төзелде

17.07.2026

Татарстан Рәисе Күрсәтмәсе белән республикада ягулыкка бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту өчен штаб төзелде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республиканың автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ягулык шау-шуы күзәтелә, бу ягулык станцияләрендә зур чиратлар булуга сәбәп булды. Җитештерүчеләр мәгълүматларына караганда, республикада кирәкле ягулык запаслары бар, аларны китерү узган еллардагы кебек үк тиешле график буенча башкарыла. Бүген төп проблема ихтыяҗның кискен артуына бәйле. Кайбер АЯСләрендә элек тәүлек дәвамында сатылган ягулык күләме хәзер 6 сәгать эчендә сатылып бетә.

Элегрәк Татарстан Рәисе тәэмин итүне оештыруны һәм логистиканы тикшерергә, шулай ук ягулык салу станцияләрендәге вәзгыятьне даими мониторинглауны тәэмин итәргә кушкан иде. Бу максатлар өчен Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә штаб төзелде.

"Штабка аерым АЯСләрендә ягулык булмау фактларын тикшерү эшен дәвам итәргә, Татарстан Федераль салым хезмәте идарәсе белән берлектә ваклап сату бәяләрен нигезсез күтәрү фактларын тикшерүне йөклим. Җәмәгать транспортын, ашыгыч медицина ярдәмен, коммуналь һәм юл хезмәтләрен, хокук саклау органнарын, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгын һәм Дәүләт автоинспекциясен автомобильләр күпләп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә чакырды: машина йөрү юлларын ябуга, конфликтлы вәзгыятьләргә, ягулык саклау һәм ташу кагыйдәләрен бозуларга, шулай ук аны законсыз сату фактларына юл куймаска.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, республика территориясендә 913 ягулык станциясе эшли, шуларның 740ы сыек ягулык саталар. Казанда 177 төрле АЯС урнашкан. Татарстан җитештерүчеләре ягулык белән тулы күләмдә тәэмин итү буенча үз бурычларын үтиләр, шулай ук үзләренең барлык АЯСләренә дә ягулык китереп торуны арттыралар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры халыкның, бензинны канистраларга салып, ягулык запасын актив сатып алуына игътибарны юнәлтте - болар барысы да вәзгыятьне катлауландыра. Шуңа бәйле рәвештә кайбер станцияләрдә ягулыкны бер кулга җибәрүгә чикләүләр кертелгән. Ягулык салу станциясе җитәкчелеге төрле савытларга ягулык тутыруны тыя. Моннан тыш, бензинга бәйле вәзгыять фонында мошенниклар активлашкан. Алексей Песошин татарстанлыларны уяу булырга һәм Интернет челтәрендәге төрле шикле тәкъдимнәргә ышанмаска чакырды.

Рөстәм Миңнеханов ягулык базарының торышы турында көн саен хәбәр итәргә кушты. «Безнең бурыч - аерым ягулык салу станцияләре эшендәге вакытлыча өзеклекләрнең системалы проблемага әйләнүенә юл куймау", - дип ассызыклады ул.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.