Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттәге Югары нефть мәктәбе территориясендә Нефть саммиты - 2026 кысаларында оештырылган күргәзмәне карады.
Нефть саммиты егерме елдан артык тарихында Россиянең иң абруйлы дискуссия мәйданчыкларының берсенә әверелде, анда Россиянең ягулык-энергетика комплексы предприятиеләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Күргәзмә экспозициясендә нефть чыгару коэффициентын арттыру буенча яңа технологияләр, композит материаллардан нефть чыгару җайланмалары, энергияне нәтиҗәле кулланучы насос җайланмалары, биотехнологияләр һәм башкалар тәкъдим ителгән.
Тагын Рөстәм Миңнеханов нефть сәнәгате өчен торба үткәргеч продукциянең яңа үрнәкләрен, нефть скважиналарын ремонтлау технологияләрен, скважиналар параметрларын контрольдә тоту өчен контроль-үлчәү приборларын бәяләде. Аерым стендта Югары нефть мәктәбе һәм Казан федераль университеты үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов студентлар стартаплары белән танышты. Аерым алганда, балалар ясалма акыл инструментларын кулланып, операторсыз АЗС системасын һәм үсемлекчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча биопроектлар эшләгәннәр.