Татарстан Рәисе Әлмәттәэкопроектларның яшь лидерлары белән очрашты

14.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитында катнашу өчен Әлмәткә эш сәфәренә килде. Чара Югары нефть мәктәбе территориясендә оештырылган. 

Визиты барышында Рөстәм Миңнеханов «Мин - ЦУР» конкурсларында һәм икенчел ресурслар җыюда, экологик олимпиадада җиңүчеләр һәм «Мәктәп биолабораторияләре» программасы лидерлары белән очрашты. 

«Мин-ЦУР" конкурсы-5-6 сыйныф укучылары арасында тотрыклы үсеш максатларын трансляцияләү буенча олы программаның состав өлеше. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбиялиләр, шулай ук социаль коммуникациянең мөһим принципларын тәрбиялиләр. 2020 елдан программада республиканың 1195 мәктәбеннән 176 меңнән артык бала катнашкан.

Икенчел чималны аерым җыюны популярлаштыру буенча конкурс кысаларында мәктәп укучылары 35 тонна пластик һәм 18 меңнән артык иске автошина җыйганнар. 

5-8 сыйныф укучылары арасында Яшь экологларның республика олимпиадасы 2023 елдан бирле үткәрелә. Олимпиада мәктәп укучыларында экологик культураны үстерүгә, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен балаларны һәм өлкәннәрне берләштерүгә юнәлдерелгән. 2025 елда олимпиадада Россиянең 25 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 1790нан артык мәктәп укучысы катнашкан.

«Мәктәп биолабораторияләре» проекты кысаларында укучылар микроклонлаштыру ысулы белән чыгарылган үсемлекләрне үстерәләр. Хәзерге вакытта 10 мәктәп биолабораториясе, 3 теплица һәм 1 мини‑ботаника бакчасы ачылган. Проектта 300гә якын укучы катнаша. Укучылар үстергән үсентеләр шәһәр киңлекләрен яшелләндерү һәм урманнарны торгызу өчен файдаланыла.

Әңгәмә барышында балалар экопроектларда катнашу тәҗрибәләре, уку барышында алынган яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр, киләчәккә планнар турында сөйләделәр, шулай ук үз сорауларын бирделәр. 

Рөстәм Миңнеханов яшьләр арасында экологик проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте. "Әйләнә-тирә мохитне саклау, икенчел чимал эшкәртү мәсьәләләре - заманның мөһим бурычлары. Экопроектларда катнашып, сез параллель рәвештә өлкәннәр арасында табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалыйсыз. Сезгә алга таба да уңышлар телим", - диде ул.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, «Глобаль энергия» премиясен бирү буенча халыкара комитет рәисе, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Рае Квон Чунг, «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.