Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан медицина-инструменталь заводының Лаеш районында урнашкан җитештерү мәйданчыгында булды. Республика Рәисен Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде.
Казан медицина-инструменталь заводы - Россиядә медицина эшләнмәләре җитештерүче алдынгыларның берсе. Быел предприятие 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген КМИЗ компанияләре төркемендә 525 кеше эшли.
Төп җитештерү куәтләре Казанда урнашкан. Биредә стоматологик алмаз башчыклары, каты эретмәле фрезлар, эндоканал инструментлар, очлыклар һәм микрохирургия инструментлары җитештерү, полимер медицина эшләнмәләре кою эшләре алып барыла. Завод продукциясе стоматология, хирургия, косметология, гинекология һәм башка юнәлешләрдә кулланыла. Лаеш районының Хәерби авылында җитештерү мәйданчыгы проекты 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Сәнәгать корпусларының гомуми мәйданы 7,5 мең кв. метрдан артып китә.
Рөстәм Миңнеханов төп җитештерү линияләрен карап чыкты. Хәзерге вакытта мәйданчыкта бер тапкыр кулланыла торган стериль медицина эшләнмәләре чыгарыла башлаган, медицина продукциясен төрү һәм стерильләштерү башкарыла. Россиядә иң эре һәм Идел буенда медицина эшләнмәләрен коммерциячел газ белән стерилизацияләү үзәге эшли.
Татарстан Рәисе шулай ук предприятие коллективы белән аралашты. Хезмәткәрләр республика җитәкчелегенә заводка ярдәм иткәне һәм медицина сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген КМИЗ үз продукциясен - 3 меңнән артык югары сыйфатлы медицина әйберләрен Россия базарына гына түгел, ә якын һәм ерак чит илләрнең 40тан артык иленә дә җибәрә.