Татарстан Рәисе Лаеш районында МХО зонасына гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

13.07.2026

Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция уздыру зонасында бурычларын үтәүче хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты. Республика Рәисен Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде. 

Ике зур йөк машинасы сугышчылар өчен иң кирәкле әйберләр илтеп җиткерәчәк: «Нива» автомобиле, мотоцикл, хәрби бурычларны үтәү өчен махсус җайланмалар, медикаментлар, автомашиналар һәм аккумуляторлар, төзелеш материаллары һәм инструментлары, профильле торбалар, тышкы портатив аккумуляторлар, батареялар, тактик рюкзаклар, йокы капчыклары, одеяллар, тепловизорлардан сакланучы пончолар, маскировка челтәрләре, коры паекалар һәм башка матди-техник чаралар.

Рөстәм Миңнеханов машина йөртүчеләр һәм гуманитар фураларны озатып йөрүчеләр белән аралашты. "Егетләргә ярдәм итәргә кирәк. Бу бик кирәкле эш. Бүген битараф булмаган татарстанлылар безнең яклаучыларга ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюда көчләреннән килгәнчә катнаша. Сез барыгыз да булдырасыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Җибәрелә торган гуманитар ярдәмнең гомуми бәясе 5 млн сумнан артып китә. Йөк 12 хәрби часть арасында бүленәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.