Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” IV конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләделәр

23.12.2008

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” IV республика конкурсының 2007-2008 ел лауреатларын һәм дипломантларын рәсми котлау тантанасы булды.
Р.Моратов сүзләренә караганда, конкурста республиканың кече һәм урта бизнесны да күрсәтә торган бик күп предприятие һәм оешмалары катнашты. Бүгенге көндә алар активлыклары буенча зур производстволардан калышмыйлар. Конкурсның бөтен лауреат һәм дипломантлары тотрыклы финанс хәленә ия, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм производствоның табышлылыгы үсә, дефектлылык күрсәткече кими.
“Конкурсның динамик рәвештә үсүен билгеләп үтәргә кирәк. Конкурсантларны бәяләү критерийларының кырыслануына карамастан, анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта бара. Аларны җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге, менеджмент, продукция сыйфаты яки хезмәт күрсәтү нәтиҗәләренә бәя бирү планкасының ел саен күтәрелә баруы да куркытмый”, - дип билгеләп үтте Равил Моратов.
Конкурсның барышы турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премиясен бирү советы рәисе Әхмәт Мәзһәров мәгълүмат бирде.
Аның сүзләренә караганда, республиканың 9 шәһәр һәм районыннан булган предприятие һәм оешмалардан барлыгы 65 гариза теркәлгән, шул исәптән җитештерү өлкәсенә караган предприятиеләрдән (проектлаштыру, төзелеш индустриясе, машина һәм приборлар төзелеше, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, азык-төлек сәнәгате һ.б.) – 49, җитештерү өлкәсенә карамаган оешмалардан (мәгариф, күчемсез милек белән бәйле операцияләр һәм мәгълүматларны эшкәртү, социаль тәэмин итү һ.б.) – 16 гариза. 65 конкурста катнашучының 32се – 250дән артык кешесе булган зур предприятиеләр, 33есе - 250дән дә азрак кешесе булган кечкенә предприятиеләр. Катнашучылардан 15 оешма (23 процент) конкурста беренче тапкыр гына катнашмыйлар инде. 19 оешма (30 процент) - республика, Россия дәрәҗәсендәге, халыкара һәм башка конкурсларда катнашучылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премиясе лауреаты исеме 250дән артык хезмәткәре булган предприятиеләр һәм оешмалар категориясендә “В.Шнепп исемендәге турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты” ЯАҖ (Казан) һәм “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе ААҖ нә (Казан), 250дән азрак хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар категориясендә - “Лениногорск механика заводы” ҖЧҖ нә (Лениногорск) бирелде. Лауреатлар Татарстан Республикасы Премьер-министры кул куйган лауреат дипломнарын, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премиясе билгеләрен һәм кубок рәвешендәге бүләкләр алдылар.
Конкурс дипломантлары булган оешмалар Татарстан Республикасы Премьер-министры кул куйган дипломнар һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен бирелә торган премиясе билгеләре белән бүләкләнде. 250дән артык хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар категориясендә - “Таттелеком” ААҖ (Казан), “КАМАЗ – Металлургия” ААҖ (Яр Чаллы), “Казан дәүләт дары казна заводы” федераль казна предприятиесе, “Казаноргсинтез” ААҖ; 250дән азрак хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар категориясендә “Тиссан” ҖЧҖ (Яр Чаллы), “Авиагаз-Союз+” фәнни-җитештерү предприятиесе” ҖЧҖ (Казан), “КазТИСИз” ААҖ (Казан), “44 нче номерлы һөнәри лицей” башлангыч һөнәри белем бирү дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе (Түбән Кама) дипломант булды.
Сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен грамоталар белән 250дән артык хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар категориясендә - “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе (Казан), “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ, “Казанның бердәм исәп-хисап үзәге” муниципаль унитар предприятиесе; 250дән азрак хезмәткәре булган предприятие һәм оешмалар категориясендә “Техник күзәтү хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе (Казан), “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ (Казан) бүләкләнде. Сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен шулай ук “КАМАЗ” ААҖ нең сыйфат буенча генераль директор урынбасары Николай Егоршин бүләкләнде.
Ә.Мәзһәров сүзләренә караганда, конкурста катнашучы күп кенә предприятие һәм оешмалар, үзләренең анда катнашу нәтиҗәләренә карамастан, сыйфат менеджменты системаларын кертү эшләрен башлап җибәрәләр, халыкара стандартлар таләпләренә туры килүгә уңышлы сертификация узалар. Республиканың кайбер предприятиеләрендә премия критерийлары буенча үз-үзеңне бәяләү предприятие менеджментының бөтен дәрәҗәсе өчен мәҗбүри һәм регулярга әйләнде. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы премияләрен алуга конкурслар үткәрү тәҗрибәсе кайбер проблемаларны ачыклады. Аларны чишү конкурсның абруен да, анда республика предприятиеләре һәм оешмалары катнашуның нәтиҗәлелеген дә арттырачак.
“Без гадиләрдән булмаган 2009 елга кайбер предприятиеләрнең финанс хәлендәге проблемалары белән аяк басабыз. Коллективлар, республика галимнәре тырышлыгы белән чыгарыла торган продукция сыйфатын арттырырга һәм Россия Федерациясенең конкурентлыкка сәләтле предприятиеләре арасында калырга мөмкинлек бирәчәк яңа караш һәм методлар эшләнер дип ышанасы килә”, - диде Равил Моратов.
"Татар-Информ"