Татарстанда очучысыз системаларны үстерү буенча эзлекле эш алып барыла. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо» күргәзмә-форумында пленар сессия кысаларында белдерде. Чара «Казан Экспо»да оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Президенты тарафыннан икътисадка автономияле системаларны тизрәк кертү бурычы куелган иде. Татарстанда соңгы елларда әлеге юнәлеш буенча планлы эш алып барыла. Әйтик, «КАМАЗ» пилотсыз йөк машиналары 2023 елдан М-11 «Нева» юлында коммерциячел рейслар башкара. 2018 елда Иннополиста «Яндекс» компаниясе җәмәгать юлларында пилотсыз таксины сынап карый башлады - узган елда 15 меңнән артык сәфәр башкарылган.
Республика Рәисе Татарстанда йөкләр, таксилар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә автоном системалардан файдалану буенча берничә эксперименталь хокукый режим гамәлдә, дип сөйләде. Пилотсыз очкычлар сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләр тарафыннан янгын куркынычсызлыгын мониторинглау һәм урман утыртмаларының законсыз кисүләрен ачыклау өчен файдаланыла. Республиканың 50дән артык предприятиесе автономияле системалар: авиация системалары, җир өсте робототехника комплекслары, Пилотсыз йөк машиналары, сәнәгать роботлары һәм компонентлар җитештерү буенча эш алып бара.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, алга киткән фәнни мәктәп ярдәмендә республикада пилотсыз очкычларны тулы цикл буенча җитештерү мөмкинлеге бар, программа белән тәэмин итү һәм ясалма акыл куллануны да кертеп. Иннополис Университетында пилотсыз очкычлар кертү һәм янгыннарны, экологик вәзгыятьне, төгәл игенчелекне мониторинглаганда белешмәләрне анализлау, челтәрләрне һәм катлаулы сәнәгать объектларын тикшерү өчен системалар эшләнгән. Әлеге системалар илнең күп кенә төбәкләрендә кулланыла. КФУ һәм «КиберАвтоТех» алдынгы инженерлык мәктәбе «КАМАЗ» индустриаль партнеры белән берлектә пилотсыз автотранспорт буенча эш алып баралар. Узган ел республиканың фәнни оешмалары тарафыннан 30 проект буенча эш башкарылган.
Татарстан Рәисе ил җитәкчелегенә тармакка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Пилотсыз авиация системалары» технологик лидерлык илкүләм проекты кысаларында ТР Фәннәр академиясенең актив ярдәме белән КНИТУ-КАИ базасында БАС фәнни-җитештерү үзәге төзелде. Хәзер аны алдынгы технологик җайланмалар һәм сынау стендлары белән җиһазландыру төгәлләнеп килә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда пилотсыз комплексларны үстерү өчен төзелгән экосистема кадрлар әзерләү вертикален үз эченә ала. 18 мәктәп базасында махсуслаштырылган сыйныфлар булдырылган, Авиамодельләштерү түгәрәкләре эшли, алты һөнәри белем бирү оешмасында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программалар алып барыла. Моннан тыш, 8 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә кыска вакытлы укыту программалары гамәлгә ашырыла. Пилотсыз авиация системалары буенча модульләр әйдәп баручы югары уку йортлары программаларына кертелгән.
"Пилотсыз системалар өлкәсендә кече инновацион проектларга ярдәм ИТ-паркта алып барыла. Бизнес-инкубатор базасында Инженерлык лабораториясе эшли. „СФЕРА“ акселерация программасы гамәлгә ашырыла. „Дрон-парк“ эшли, аның базасында дрон-спорт буенча чаралар үткәрелә. Kazan Digital Week форумы кысаларында быел беренче тапкыр бөтен Россиядән килгән студентлар һәм яшь белгечләр өчен Бөтенроссия инженерлык хакатонын уздыру планлаштырыла», - диде республика Рәисе.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе инициативасы белән «Өч стихия» пилотсыз системалар лигасы төзелде, ул яңа югары технологияле спорт юнәлешләрен берләштерә: авиа - һәм җир өсте дроннары узышлары, авиа- һәм судомоделизм, робот техникасы буенча ярышлар. Лиганы инде 42 партнер оешмасы хуплады. Яшьләр өчен 20 ярышта 5 меңнән артык кеше катнашкан.
Сессия эшендә пилотсыз технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар, тармак компанияләре, фәнни оешмалар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Дискуссия барышында илдә пилотсыз системаларның төрле төрләрен үстерү, предприятие һәм оешмаларның гамәлдәге җитештерү эшчәнлегенә пилотсыз технологияләр кертү, тармакның кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләре каралды.