Татарстан күп еллар дәвамында илнең авыл хуҗалыгы җитештерүендә алдынгыларның берсе булып тора. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» территориясендә оештырылган «Агроволга-2026» күргәзмәсе кысаларында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген агросәнәгать комплексы үсеш перспективаларына ия югары технологияле тармакка әверелде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның АСК предприятиеләре традицияләрне саклап кына калмыйча, заманча технологияләрне актив кертәләр, үзләренең нәтиҗәлелеген арттыралар һәм республиканың икътисадый потенциалын ныгыталар.
"Бүген без республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан үз эшләре белән агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән биш предприятие коллективын хөрмәтлибез. Сезнең уңышларыгыз югары профессионализмыгыздан, эшкә тугрылык һәм туган җиргә мәхәббәттән тора. Сезнең тырыш хезмәтегез илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Ышанам ки, сезнең предприятиеләр уңышлы үсеш үрнәге булыр, ә тупланган тәҗрибә яңа казанышлар өчен нигез булыр", - диде республика Рәисенең һәм бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә «Чистай» ХК, «АСК азык-төлек программасы», «Планин Игорь Александрович» КФХ, «Чаллы икмәге» АҖ, «Арча» ҖЧҖ коллективлары, шулай ук «Росагролизинг» АҖ генераль директоры урынбасары Татьяна Антипова лаек булды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ведомство бүләкләрен республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре коллективларына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин тапшырды.