Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар кооперациясенең Халыкара форумы экспозициясе һәм «Агроволга-2026» күргәзмәсе белән танышты

08.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да кулланучылар кооперациясенең Халыкара форумы экспозициясе һәм «Агроволга-2026» күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмә павильоннарын карап йөрүдә шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм Халыкара кооператив альянс Президенты Ариэль Энрике Гуарко (Аргентина) катнашты.

Кулланучылар кооперациясе форумында Россиянең төрле төбәкләре һәм 33 чит дәүләт катнаша. Форум күргәзмәсендә Рөстәм Миңнеханов һәм мәртәбәле кунаклар республикада «Авыл кибете» программасы буенча ачыла торган кибетләрнең берсен карадылар. Аның мисалында кооператив сәүдәне модернизацияләү, шул исәптән яңартылган җайланмалар, логистика, товарларны урнаштыруның яңа стандартлары һәм персоналның квалификациясен күтәрү күрсәтелде.

Татарстан Кулланучылар берлеге үз продукциясенең аерым күргәзмәсен оештырган. Биредә ит продукциясе, кондитер эшләнмәләре, бал, алкогольсез эчемлекләр, республика кооператорлары кырларыннан яңа килгән яшелчәләр тәкъдим ителгән. 

Татарстан Рәисе шулай ук Татарстан Кулланучылар берлегенең кулланучылар кооперациясе музеен карады. Экспозиция нигезендә - 1950 еллардагы «Сельпо» совет кибетенең тулы масштаблы макеты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Агроволга-2026» колачлы күргәзмәсендә булды. Быел ул Россиянең 38 төбәгеннән һәм өч чит ил - Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400дән артык компанияне берләштерә. Күргәзмә экспозициясе заманча агросәнәгать комплексының барлык төп юнәлешләрен диярлек үз эченә ала. Компанияләр игенчелек һәм терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлау детальләре, АСКны цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төргәкләү, аграр төзелеш һәм инфраструктура, кадрлар әзерләү өлкәсендә хәл ителешләр тәкъдим иткәннәр. 

Сортларны сынау полигонында Рөстәм Миңнеханов реаль җитештерү мохитендә заманча агротехнологияләр куллану тәҗрибәсе белән танышты. Монда бөртекле, кузаклы, азык, майлы һәм техник культураларның 200гә якын перспективалы сортлары һәм гибридлары тәкъдим ителгән. Килүчеләр заманча ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының нәтиҗәлелеген чагыштыра, культураларны үстерүнең төрле технологияләренең потенциалын бәяли һәм уңышны арттыру өчен гамәли мәгълүмат ала алдылар.

Күргәзмә кысаларында шулай ук нәселле терлекләрнең «Агроволга гүзәле» VI Республика конкурсы һәм газ моторлы тракторларны профессиональ йөртү буенча республика чемпионаты узды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.