Бүген Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларына 39 яңа махсуслаштырылган автомашина тапшырылды. Тантана «Казан Экспо» янында «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» халыкара кулланучылар кооперациясе форумы һәм «Агроволга-2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кулланучылар кооперациясе эше бик мөһим - ул авыл кешеләренең тормыш сыйфатын арттыруга һәм аларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга ярдәм итә. "Бүген автолавкалар 1000нән артык торак пунктта яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итә. Яңа автомобильләр авыл халкына хезмәт итәр һәм әлеге эшнең сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрер дип ышанам», - диде республика Рәисе.
Россия Кулланучылар җәмгыятьләренең Үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов тармак вәкилләрен Татарстан Кулланучылар берлегенең 110 еллыгы һәм Россия кулланучылар кооперациясенең 195 еллыгы белән котлады. "Без форум эшен шундый истәлекле һәм күңелле вакыйга белән башлавыбызга бик шатбыз. Автолавкалар - безнең эшнең төп коралларының берсе. Мин Татарстан җитәкчелегенә кулланучылар кооперациясе оешмаларына ярдәм иткәне өчен рәхмәтле», - диде ул.
Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашты.