Рөстәм Миңнеханов «Көнчыгыш Кубогы» III халыкара балалар футбол турнирында катнашучылар белән очрашты

07.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 10-11 яшьлек балалар өчен «Көнчыгыш Кубогы» III халыкара футбол турнирында катнашучылар белән очрашты. Ул 2024 елда «Рубин» футбол клубы һәм Татарстан Спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. 

Матчлар 7×7 форматында Казанның «Буревестник» стадионында узды. Быел турнирга Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Белоруссиядән 12 команда җыелган - барлыгы 250дән артык яшь спортчы. 

Рөстәм Миңнеханов өченче «Көнчыгыш Кубогы»нда катнашучыларны сәламләде. Ул ассызыклаганча, ярышлар балалар-яшүсмерләр спортын үстерү, тәҗрибә уртаклашу һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен мөһим мәйданчык булды. «Спортчыларга, тренерларга, ихтыярыйларга һәм бу матур спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт. Сезне киләсе елда да көтеп калабыз", - диде республика Рәисе. 

Аннары бүләкләү тантанасы узды. Бронзаны Туланың «Арсенал» командасы яулады, ә көмешне - «Динамо-Минск» командасы. Җиңүчеләр булып Казанның «Рубин»командасының яшь футболчылары танылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.