Татарстанда кризиска каршы чаралар программасы тормышка ашырыла
23.12.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин журналистларга республикадагы кризиска каршы чаралар программасын тәкъдим итте.
Ул Россия Федерациясе һәм Татарстанда икътисади һәм финанс кризисы белән бәйле ситуацияне стабильләштерү буенча бик күп инициативалар кабул ителүен хәбәр итте. Шул исәптән – банк системасына ярдәм итү, икътисадка финанс ярдәме күрсәтү, гражданнарга ярдәм итү, эшсезлек буенча пособиеләрне һәм торак сатып алуга салым тотып калуларны арттыру. Кайбер инициативалар икътисади үсешне стимуллаштыру һәм аңа ярдәм итүгә юнәлгән. Шул исәптән – система барлыкка китерә торган предприятиеләрне аерып чыгару һәм аларга ярдәм итү чараларын эшләү, салым түләү мәшәкатьләрен киметү, табышка салымны киметү буенча тәкъдимнәр һәм башкалар. Моннан тыш, дәүләт заказын камилләштерү һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча кайбер инициативалар да бар.
Татарстанда башкала икътисадындагы хәлне стабильләштерү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән эш-гамәлләрне тормышка ашыру буенча чаралар планы эшләнде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әмере белән расланды. Ул шартлы рәвештә ике блокка бүләргә мөмкин булган чаралардан тора.
Беренче блок Россия Федерациясе Хөкүмәте планы нигезендә республика компетенциясе кысаларында тормышка ашырыла торган чаралардан тора. Монда “Бердәм Россия” партиясе съездында формалаштырылган карарлар исәпкә алынды. Икенче блок безнең икътисадыбыз өчен үзенчәлекле булган чараларны үз эченә ала. Планда беренче чиратта тормышка ашырылырга тиешле чаралар да бар. Барыннан да элек, республиканың социаль-икътисади өлкәсендәге агымдагы ситуация мониторингының яңа системасын булдырырга кирәк.
“Финанс кризисы бик көчле бара, шуңа күрә мөһим тенденцияләрне вакытында күзәтеп барып, чаралар күрергә кирәк. Финанс инструментлары белән эшләү, инвестицион, эшлекле активлыкка һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өчен, мониторинг мөһим инструмент булып тора. Шуңа күрә махсус карар белән без һәр тармакта иң зур урын тотып торган һәм республикада барган икътисади һәм социаль процессларга иң зур йогынты ясаган предприятиеләрне аерып чыгардык”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры.
“Параллель рәвештә без Татарстанстат һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә кулланучылар кәрзиненең иң мөһим компонентларын тәшкил иткән төп товарлар, шулай ук медицина һәм дәвалау препаратлары бәяләрен күзәтеп барабыз. Республикада атна саен Татарстан Республикасы Сәнәгый предприятиеләр ассоциациясе инициативасы буенча оештырылган Иктисади совет утырышлары үткәрелеп тора, анда проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу була”, - диде М.Сафиуллин.
Аның фикеренчә, әлеге эшкә җирле үзидарә органнарын да кушырга кирәк. Алар катнашында мониторинг якынча 360-380 предприятие буенча үткәреләчәк. Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эш белән тәэмин итү базарындагы хәлне күзәтеп бара.
Бүгенге көндә килеп туган ситуациядә республикада икътисади үсешне саклап калуга юнәлтелгән чаралар үткәрү сорала. Монда сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларына, шулай ук кече эшмәкәрлек субъектларына кредит ресурслары алу мөмкинлеге тудыру керә. Моннан тыш, хуҗалык итүче субъектларга салым күләмен киметү буенча чаралар кертелгән.
Россия Федерациясе Президенты Аппараты, Финанслар министрлыгы һәм Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы өчен безнең тарафтан Татарстан икътисадында гына түгел, Идел буе федераль округы һәм гомумән Россия Федерациясе икътисадында система барлыкка китерү ролен уйнаган предприятиеләр исемлеге әзерләнде. Бу аларның тотрыклы үсешен булдыру буенча чаралар билгеләү максатыннан чыгып эшләнде. Параллель рәвештә без республика предприятиеләре исемлеген дә формалаштырабыз, аларга мониторинг үткәрәчәкбез һәм республика, җирле органнар ярдәме белән әлеге предприятиеләргә булышлык күрсәтү чараларын да эшләячәкбез”, - диде Татарстан Республикасының икътисад министры.
Күпчелек предприятиеләр хәзер банк системасының нигездә катып калуын һәм кредитларның срогын озайту, яңа проектларны тормышка ашыру өчен әйләнештәге чараларга мохтаҗлыкны тулыландыру белән бәйле сорауларның күп булуын билгеләп үтәләр. Шуңа бәйле рәвештә аерым чаралар блогы каралган. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш планына Татарстан Республикасының Милли банкына тәкъдим ителгән продукция хисабына предприятиеләргә кредит бирү мөмкинлеген карауны йөкләү кертелгән.
Республика территориясендә сәнәгый кооперацияне һәм читтән кертелгәннәрне алыштыра алырлык технологияләрне үстерү конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның мөһим коралы булып тора. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең эш планындагы бик күп инициативалар шушы мәсьәләләрне чишүгә багышланган. Шулай ук алкоголь продукциясен сатуны арттыру чаралары комплексы да каралган. ”Сату тулысынча зур күпләп сату сәүдә оешмаларына бирелергә мөмкин булганда, без тиңе булмаган шартларга бардык”, - диде М.Сафиуллин.
Чараларның аерым блогы республиканың төзелеш комплексына ярдәм итү өчен каралган. Беренчел чираттагы чараларның икенче блогы дәүләт заказы системасын модификацияләү һәм дәүләт чыгымнарын оптимальләштерү белән бәйле. Ләкин республика товар җитештерүчеләренә преференцияләр белән бәйле карарлар федераль законнарга үзгәрешләр кертелгәннән соң гына тормышка ашырылырга мөмкин.
"Татар-Информ"