Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс Транспорт» генераль директоры хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

06.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром» күргәзмәсе кысаларында «Яндекс Транспорт» генераль директоры Денис Касыймов белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан Рәисенә интеллектуаль транспорт инфраструктурасы системасын тәкъдир иттеләр. Ул җәмәгать транспорты хәрәкәтен реаль вакытта күзәтеп торырга мөмкинлек бирә, юл йөрү өчен контактсыз түләүне үстерүгә, шулай ук уңайлы һәм технологик хәл ителешләр кертү хисабына түләү мәдәниятен арттыруга ярдәм итә. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге системаның пассажирларга уңайлыклар тудырачагын билгеләп үтте, шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына әлеге проектны Түбән Кама мисалында сынап карарга кушты. Әгәр тәҗрибә үзен акласа - аннары системаны республиканың башка муниципалитетларына тәкъдир итү планлаштырыла.

Аннары Татарстан Рәисе барында Түбән Кама шәһәре, «Яндекс Транспорт» ҖЧҖ һәм «Социаль карта» АҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.