Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мордовия башлыгы Артем Здунов «Мордовия-Татарстан» төбәкара балалар-яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты.
Беренче форум былтыр Татарстанда узганиде, икенчесе быел Мордовиядә уза. Форумның төп бурычы - милләтара татулыкны, төрле халык вәкилләре арасында үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгыту. Укучыларда патриотик хисләр, Россия халыкларының мәдәни мирасына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.
Катнашучылар ике төбәкнең тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша, шулай ук уртак төбәкара проектларны һәм инициативаларны алга таба гамәлгә ашыру өчен партнерлык элемтәләре урнаштыра ала.
Республика Рәисе, форумда катнашучыларны сәламләп, аларга актив позицияләре һәм бер-берсенең мәдәниятен танып белергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Мордовиянең яшьләр активын киләсе елда Татарстанга чакырды.