Татарстан Рәисе: Бүген ICL Россиянең иң эре ИТ-компанияләре унлыгына керә

02.07.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ICL компанияләр төркеменең 35 еллыгы уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Тантана Лаеш районының Усады авылында ICL технопаркында узды.

Бүген ICL-3,7 меңнән артык белгечтән торган команда. Компания илнең ИТ-тармагын үстерүдә берничә юнәлеш буенча актив катнаша: җайланмалар җитештерүдә, системалы интеграциядә, ИТ-сервисларда, үз программаларын эшләүдә.

Демонстрацион зонада Рөстәм Миңнеханов ICL куәтләрендә җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты: исәпләү техникасы, ноутбуклар, персональ компьютерлар, телемедицина җайланмалары һәм башкалар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген ICL Россиянең иң эре ИТ-компанияләе унлыгына керә һәм үзебезнең ил базарында исәпләү техникасын җитештерү күләме буенча алдынгы урыннарны били.

"ICL импортны алмаштыруга һәм технологик лидерлыкка ирешүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең 150 меңнән артык эш урыны „Астра Линукс“ операцион системасына күчерелгән. Компания компьютер техникасы һәм үзебезнең программа белән тәэмин итүне җитештерә. 2023 елда ICL басма платалар монтажлау заводын ачу мөһим вакыйга булды», - диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан компаниягә ярдәм күрсәтә. ICL дәүләт ихтыяҗлары өчен үз продукциясенә тотрыклы заказга ия, «Иннополис» МИ3 резиденты булып тора, ә басма платалар заводы өчен инфраструктура РФ Хөкүмәтенең 1119 номерлы карары механизмнары кысаларында булдырылган.

"Бүген күргәзмә кысаларында без ICL казанышлары һәм продукциясе белән таныштык, ул бөтен ил буенча икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында: сәламәтлек саклауда, мәгарифтә, дәүләт идарәсендә һәм башка өлкәләрдә кулланыла. Компанияләргә үз эшләнмәләрен һәм әйберләрен Татарстанда һәм бөтен илдә актив рәвештә алга этәрүне дәвам итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул аерым билгеләп үткәнчә, ICL казанышлары - чын профессионалларның бердәм командасы эше нәтиҗәсе. Татарстан Рәисе компаниянең башлангычында торган Виктор Дьячковка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Компаниягә барлык планнарны тормышка ашыруда уңышлар, коллективка иминлек һәм нык сәламәтлек телим. Ышанам ки, ICL киләчәктә дә республика һәм бөтен ил файдасына эшләячәк", - диде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

ICL компанияләр төркеме җитәкчесе Виктор Дьячков ассызыклаганча, бүген ICL бренды Россиянең ИТ-өлкәсендә иң танылганнарыннан санала. "Бүген без барлык өлкәләрдә эшлибез. Партнерларыбыз без җитештергән җайланмаларның гарантиясен һәм шуннан соңгы гарантиясен тәэмин итә - Калининградтан Камчаткага кадәр. Без 300 мең эшләнмә җитештерүгә чыктык, ә планнарда - елына миллион эшләнмә җитештерү. Шулай ук без компьютерлар, клавиатуралар өчен корпуслар, медицина җайланмаларының киң гаммасы һәм башка төр техника җитештерү буенча тагын өч завод төзергә планлаштырабыз», - дип өстәде Виктор Дьячков.

«Тимер» җитештерү белән параллель рәвештә ICL ИТ-аутсорсинг хезмәтләре күрсәтү масштабларын, үз ПО һәм программа-аппарат комплексларын эшләү масштабларын арттыра. Компанияләр төркеме портфелендә – Россиядә һәм чит илләрдә 500дән артык клиент, 2025 елда гамәлгә ашырылган 1000нән артык проект. Шулай ук ICL мәгълүмат иминлегендә күпьеллык тирән экспертизага ия. Компанияләр төркеме стратегик объектларның критик мөһим инфраструктурасын яклый.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.