Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

29.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашты.

Республика белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен үз чыгышында РФАнең Н.С. Курнаков исемендәге Гомуми неорганик химия институтының фәнни эш буенча директоры урынбасары Андрей Вошкин (Мәскәү) билгеләде. Институт М.В. Ломоносов лабораториясенең хокукый варисы булган һәм органик булмаган химия, химик технология һәм материаллар белеме өлкәләрендә 230 фәнни хезмәткәрне берләштергән әйдәп баручы федераль фәнни үзәк булып тора. 2025 елда ресурсларны саклый торган инновацияләрне эшләү һәм икенчел чималны тирәнтен эшкәртү өчен оештырылган «йомык цикл технологияләре» инжиниринг үзәге эшчәнлеге стратегик юнәлешкә әверелде.

Фәнни үзәкнең төп технологик карарлары булып сәнәгать агынтыларын феноллардан һәм формальдегидтан чистартуның 99% тан артык чисталыклы товар фенолын табып экстракция ысулы, суны зарарсызландыру технологиясе, реагентлар куллануны һәм калдыклар барлыкка килүне булдырмау, шулай ук Россиядә потенциаль җитештерү күләме ел саен 2,5 млн тонна бәяләнә торган биодизель табып, токсик органиканы гидротермаль окисландыру процессы тора. Институт Татарстанның фәнни һәм сәнәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә теләвен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Институт эшләнмәләре һәм тикшеренүләре бик кирәкле. Ул элемтәләрне көчәйтергә, бу эшкә Татарстан югары уку йортларын һәм алдынгы предприятиеләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте.

"Безнең өчен сәнәгать агынтыларын чистарту мәсьәләләре бик актуаль. Бергә эшләячәкбез", - дип ассызыклады ул.

ТР ФАнең Гамәли тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Хафиз Салихов торак-коммуналь хуҗалык һәм газ-мотор ягулыгында транспорт куркынычсызлыгы өчен көнкүреш газы сенсорының яңа төрен тәкъдир итте. Ул хәбәр иткәнчә, спектрның урта инфракызыл өлкәсендәге яктылык диодлары нигезендә эшләнгән сенсорлар югары ышанычлылыкка, озак хезмәт итү срогына, энергия куллануның түбән булуына һәм эксплуатация вакытында чыгымнарга ия. Нотыкчы билгеләп үткәнчә, торак йортларда һәм транспорт чараларында газ мотор ягулыгында сенсорлар урнаштыру тәүлек буе газның агып чыгуын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

«Газпром трансгаз Казан» генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр иткәнчә, компаниядә элегрәк презентация белән танышканнар һәм әлеге җайланмаларның зур потенциалын билгеләп үткәннәр. «Тема бик кызыклы һәм без аларны һичшиксез үзебезнең техсоветка чакырачакбыз", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика йортларында урнаштырыла торган янгын хәбәрчеләре башланып килүче янгынны ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә өлгерергә мөмкинлек бирә. "Газ агып чыгу буенча тема шулай ук актуаль. Мондый сенсорлар кайгылы нәтиҗәләрдән качарга ярдәм итә ала", - диде республика Рәисе.

«ТурбоСервис Рус» ҖЧҖ президенты Алексей Култышев Татарстан Республикасының энергетика тармагы өчен инновацион хәл ителешләр турында сөйләде. "Турбосервис" газ турбиналары җайланмаларына (ГТУ) комплекслы сервис хезмәте күрсәтү өлкәсендә Россиядә лидер булып тора, ул хезмәт күрсәтелә торган 50 ГТУ портфеле белән махсуслаштырылган активларны, 400дән артык үткәрелгән инспекцияләрне, 20 электростанциядә 25 мең торгызылган компонентны берләштерә. Холдинг эшчәнлегенең стратегик векторы булып технологик суверенитетны тәэмин итү һәм ягулык-энергетика комплексында импортны алмаштыру эшләрнең тулы циклын гамәлгә ашыру аша тора - энергетика объектларын проектлаудан алып югары технологияле компонентлар җитештерүгә һәм критик әһәмияткә ия җайланмаларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясауга кадәр.

«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, энергетикларның «ТурбоСервис Рус» компаниясе белән хезмәттәшлектә уңай тәҗрибәсе бар.

"Тыгызрак элемтә кирәк. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«МТС» ГАҖ филиалы директоры Марат Кабанов предприятиеләр өчен сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү, куркынычсызлык техникасы үтәлешен контрольдә тоту, эш процессларын оптимальләштерү һәм тәнкыйди мәгълүмати инфраструктураны комплекслы киберкаклау буенча инновацион чишелешләр тәкъдир итте.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгатьнең мөһим тармакларында куркынычсыз элемтә һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«МТС Линк» генераль директоры Владимир Урбанский (Мәскәү) ясалма акылның корпоратив мохиткә тирән интеграция перспективасы турында сөйләде. Ул агымдагы коммуникацион практикалар аудиты һәм корпоратив ЯА-экосистемаларны сынау өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, ясалма интеллект нигезендә эшләнгән инструментлар көндәлек тормышта ешрак кулланыла. Ул министрлыклар, муниципалитетлар һәм предприятиеләр өчен ЯА белән эшләү буенча укулар оештырырга тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.